Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бер уйдан да мең уй туа кайчак...

***

Бер уйдан да мең уй туа кайчак,
Сорау туа чиксезлеккә тиң.
Дистә гасыр эзләнгән җавапка
Төшенерсең кебек бары син.

Чылбыр гына түгел, әйләнәгә
Әверелә уйлар ташкыны.
Һәм җавапсыз калган сорауларның
Өшеттерә җиле, салкыны.

Бер нокта да сорау билгесе күк,
Мәгънәдәшлек эзли бушлыктан.
Тик кызганыч, сорау белән җавап -
Икесе дә ике тарафтан!

Санны санга кушкандагы уйны
Мин санамас идем уйга да.
"С"ны "Җ"га әйләндереп була,
Тик хакыйкать түгел тамгада.

Адилә Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев