Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бер очрашу — үзе бер гомер ул

***

Бер очрашу — үзе бер гомер ул.

Мең очрашу тормый бернигә.

Мең күреп тә сусаганнар була,

Кайчак бер күрүдән җан бизә.
***

Бака туе бүген күллекләрдә —

Җәйнең бер тылсымлы кичеңдә.

Иртәгедән, димәк, җылы китә —

Гадәт шулай, гадәт көчендә.


Бака туе бүген күллекләрдә —

Камыш-таллар бии бөгелеп.

Табигатьнең серле бер мизгелен,

Саңдугач-кыз күзли үрелеп.


Бака туе бүген күллекләрдә,

Күл читеңдә икәү үбешә.

Нәрсә булыр иде дөньясына

Бу күллектән серләр түгелсә.


Бака туе бүген күллекләрдә.

Икәү саный үткән ак җәен.

Онытылып бака җыры тыңлыйм

Күңелләрнең салып бар гамен.


Бака туе бүген, ишетәсезме,

Табигатьнең тылсым авазын.

Кайчакларда бака туеннан да

Мең серлелек табып аласың!

***

Ике кыз бәбкә көтәләр...

Ике кыз бәбкә көтәләр,

Самими серләшәләр.

Читтә тора ике әби,

Гөнаһсыз көнләшәләр:


— Ничек алай, без яшь чакта

Тилгәне була иде?!

Язгы бозлы чирәмнәрдә

Бәбкәләр туңа иде?!


Елтыр туа һәммәсе дә —

Бәбкәләре, казлары.

Үзгә кебек һәммәсе дә —

Әллә күзләр тузганмы?


Ике кыз бәбкә көтәләр,

Ихластан көлә-көлә. ...

Күктән киек казларның

Моңсу тавышы иңә.


Ике әби күз яшеңдә,

Ике кыз бәбкә көтә.

Үз агымыңда бу тормыш,

Гомерләр генә үтә.

Вазыйх Фатыйховның «Тормыш - ормыш» китабыннан. (2000)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев