Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Башланды рәхәт көннәр

Йолдыз Шәрәпова шигыре.

КАНИКУЛДА              
Каникулда бүгеннән —

Башланды рәхәт көннәр.

Каникул дигәннәрен

Чыгарды икән кемнәр.


Дәрес әзерлисе юк.

Юк мәктәпкә барасы.

Әниләрең эшкә китә,

Ә син өйдә каласың.


Чана шуып та була,

Була чаңгыда шуып.

Ә мин өйдә генә ятам,

Йөриммени җил куып?


Өйдә минем дустым бар,

Телевизор атлы ул.

Аны карар өчен генә

Биреләдер каникул.


Башта мультфильмнар була,

Аннары концерт карыйм.

Кино башланган вакытка

Мин инде тәмам арыйм.


Телевизор да арый бугай,

Кайчакта ап-ак экран.

Сурәт чыгуын көтеп,

Тик диванда утырам.


РӘХМӘТ
Кичә яуды ап-ак кар,

Сөендем дә соң шуңар —

Минем кебек малайлар

Чаңгы, чанада шуар.


Иртән шуармын диеп,

Йоклап киттем сөенеп.

Иртән торып карасам,

Карым тора өелеп.


Урамга чыккач белдем:

Ул карны әти өйгән.

Күп яуган инде бу кар,

Юлны каплаган, дигән.


Сукмак салмакчы икән,

Карны көрәве шуңа.

Рәхмәт инде әтигә,

Тау ясап куйган миңа.

ЯҢА ЗОНТИК
Аптырадыгызмы минем

Кулымда зонтик күреп?

Фасылларны бутаган дип,

Йөрисез бугай көлеп.


Кар ява шул, яңгыр түгел,

Анысын үзем дә беләм.

Шуңа да сезгә кушылып

Үз-үземнән мин көләм.


Әни зонтик алды миңа,

Шундый матур, чәчәкле.

Шулай булгач, тотмый ничек

Түзим соң язга чаклы?!

Йолдыз Шәрәпованың «Антенналы бәрәңгеләр» китабыннан, 1994 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь кыш йолдыз шәрәпова каникул кар