Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ак юл кирәк безгә!

Эльмира Шәрифуллина шигырьләре.

АК ЮЛ КИРӘК
Ак мамыктай кар көтә

Минем агач көрәгем.

Яңа елга чыгарга

Ап-ак юллар кирәген

Онытты кар болыты.


Җилем, җилем, җилкәем,

Көчле дә син, җитез дә,

Аңлачы хәлебезне,

Ак дөнья кирәк безгә,

Пакь дөнья кирәк безгә.


Алып кил кар болытын

Ап-ак кар яудырырга:

Шәһәр-шәһәр уйнарга,

Таудан чана шуарга,

Яңа елга чыгарга,

Ак юллар кирәк безгә,

Пакь еллар кирәк безгә!

ЯШЕЛ ЧЫРШЫ, ЯШЬ ЧЫРШЫ
Әй, чыршы, яшел чыршы,

Безнең өйгә кердең син,

Кергәч әллә шатландың,

Әллә үксеп көлдең син.


Бер генә көн сиптең дә

Тәмле ылыс исеңне,

Коелды ылысларың —

Үзгәрттең син төсеңне.


Әй, чыршы, нәни чыршы,

Сине кайчан аңларбыз?

Бер көнлек бәйрәм өчен

Сине кисеп алабыз.


Уенчык шарлар асып,

Түргә куеп бизибез.

Аннан урын — чүплектә,

Аннан сине белмибез,

Хәтта сәлам бирмибез,

Их, безне...

КҮНМИЛӘР КОШЧЫКЛАР
Әй, нәни кошчыклар,

Кечкенә чыпчыклар,

Ни салкын булып та,

Яшисез суыкта.


Дәү безнең өебез,

Әйдәгез, керегез.

Уйнарга яңадан

Бергәләп йөрербез.


Күнмиләр кошчыклар

Әйтәләр:  «Кермим,— дип,—

Бер җылы почмакка

Иркемне бирмим»,— дип.

Эльмира Шәрифуллинаның «Җитәкләшеп җил белән» китабыннан, 1990 ел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев