Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ачып куйдым капкасын

Рөстәм Мингалим шигырьләре.

АЧЫП КУЙДЫМ КАПКАСЫН

Алдым төсле каләмнәр,

Зур итеп өй ясадым.

Аннан

Бакча ясадым.

Бакчасында

Солы үсә,

Бодай һәм тары да үсә,

Ни кирәк - бары да үсә!

Алма, чия,

Карлыган!

Бай ясадым бакчасын.

Койма белән урадым да

Ачып куйдым капкасын.

Килеп керде

Кәҗәләр,

Килеп керде

Тавыклар,

Үрдәкләр һәм

Сарыклар...

Минем бакчага

Чират –

Әнә килә

Дүрт-биш ат,

Сыерлар

Тезелгәннәр.

Капка ачык икәнне

Кай ара сизенгәннәр?

Ярый инде, керсеннәр,

Миннән рәхәт күрсеннәр.

Ә СӘГАТЬ КЕЛТ-КЕЛТ ИТӘ

Йоклаган сәгать иде,

Сатып алдык кибеттән.

Хәзер тора өстәлдә,

Йокламый ул бик күптән.

Күрсәтә ул вакытны,

Соңармаска икәнне,

Кунакларга күрсәтә

Китәр вакыт җиткәнне.

Кайтыр чагын әтинең

Сөйләп тора әнигә.

Әйтә ашың пешкәнен,

Кайнаганын чәйнең дә.

Көн уза да кич була,

Өй эче йоклап китә.

Ә сәгать келт-келт итә,

Ә сәгать келт-келт итә.

Җәй үтә дә көз була,

Көз уза да кыш җитә.

Ә сәгать келт-келт итә,

Ә сәгать келт-келт итә.

Кибеттәге шикелле

Йоклар иде бер тагын,

Йоклама, дип, әтием

Көн дә бора колагын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев