Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Йол­дыз­лар те­зеп үтәр­без

Бу миз­гел­ләр уй­да мең кат ка­бат­ла­ныр әле: бөр­кет яки ак­кош бу­лып ка­нат­ла­ныр әле. Һәм кү­тә­рер шул ка­нат­лар без­не юга­ры­га.

Йол­дыз­лар те­зеп үтәр­без

Ко­яш ке­реп оя­ла­ды
­Тып-тын йө­рә­ге­мә.
Бал­кы­шы ша­ян нур бу­лып
­Чык­ты йөз­лә­ре­мә.
Бал­кыйм, янам, дул­кын­ла­нам,
Яшь­ле­ге­мә кайт­тым.
А­лып ме­неп кит­те күк­кә­
Ак ка­нат­лы атым.
Мон­да дөнья гел баш­ка­ча,
Хис­ләр агы­мы кай­нар.
Та­мыр­лар­да дөр­ли-дөр­ли­
А­га ут­тай кан­нар.
Җир бе­лән күк­ләр ку­шыл­ды,
Ут­лар бе­лән су­лар.
Йө­рәк­кә кер­гән ко­яш­та­
Ян­ды бер үк уй­лар.
Шу­шы бә­хет­нең го­ме­рен­
О­зы­най­тыр­га те­ләп,
Ак ка­нат­лы ат өс­тен­дә
­Йөр­дем га­ләм иң­ләп.
Бу миз­гел­ләр уй­да мең кат
­Ка­бат­ла­ныр әле:
Бөр­кет яки ак­кош бу­лып
­Ка­нат­ла­ныр әле.
һәм кү­тә­рер шул ка­нат­лар
­Без­не юга­ры­га.
Йол­дыз­лар те­зеп үтәр­без
­Сөю юл­ла­ры­на.

Фә­нис Ярул­лин

http://фото https://pixabay.com/ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев