Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әхмәтнең укыйсы килә

29 майда танылган балалар язучысы Бари Рәхмәтнең туган көне (1897 - 1957)

ӘХМӘТНЕҢ УКЫЙСЫ КИЛӘ

Алты яшь тик әле Әхмәткә

Бик йөрисе килә мәктәпкә.

«Кайчан җиде яшькә җитәм? — ди, —

Тиз-тиз генә үссәм икән»,—ди.

 

«Улым, ашыкма,— ди әнисе,—

Кечкенә бит, яшь бит әле син.

Бер елдан соң йөри башларсың».

«Ә бер ел ул, әни, кайчан соң?

 

Иртәгәме? Берсекөнгәме?

Көннәр салкынайгач, көзгәме?

Әйт тә, әйт!» — ди Әхмәт, йә ничек

Җавап бирсен инде әнкәсе?!

«Илдар тәпи йөри башлагач,

Укырсың, — ди, җавап тапмагач, —

Бер ел үтәр, бәбкәм, шулчакта

Озатырмын сине мәктәпкә».

 

«Илдар! Илдар! Тор инде,

Тизрәк тәпи йөр инде».


 

ТАПКЫР ҖАВАП

—  Йокың килмиме, Вәли?

— Күренми әле, әни.

— Күренеп киләмени ул?

—  Күренмичә килә шул.


 

ХИСАП МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Кушу

Без...без... без идек,

Без унике кыз идек.

Килеп керде Хәдичә,

Хәзер инде без ничә?

 

Алу

Без...без...без идек,

Без унике кыз идек.

Китеп калды бишебез

Хәзер калдык ничәү без?

 

Тапкырлау

Без... без... без идек,

Без ничәдер кыз идек.

Өч пар булып тезелдек,

Хәзер ничәү без инде?

 

Бүлү

Без... без... без идек,

Без... без... алты кыз идек,

Алты телем алма телдек,

Ничә телемнән бүлдек.


Бари Рәхмәт (Бари Сибгатулла улы Рәхмәтуллин) 1897 елның 29 маенда элекке Урал губернасының Гурьев өязе (хәзерге Казакъстан ССРның Гурьев өлкәсе) Жилая Коса поселогында хезмәткәр гаиләсендә туа. Башлангыч белемне шул поселоктагы мәдрәсәдә ала. Кечкенәдән үк Г. Тукай әсәрләрен яратып укый, үзе дә яшерен генә шигырьләр языштыргалый. 1914 елда Казанда чыга торган балалар журналы «Ак юл»да аның «Бәйрәм котлы булсын» исемле беренче шигыре дөнья күрә.

Б. Рәхмәт Бөек Ватан сугышында катнаша. Аның сугыш чоры лирикасында һәм сугыштан соң өлкәннәр өчен язган шигырьләрендә иҗатының нигезендә яткан халыкчан табигыйлек, нечкә юмор белән сугарылган шигъри фикерләү һәм тасвирлау үзенчәлекләре тагын да ачыла төшә. Илленче еллардан башлап Бари Рәхмәт нигездә балалар әдәбияты өлкәсендә эшли.

Б. Рәхмәт 1957 елның 26 маенда кинәт вафат була. Ул 1952 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев