Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Чукмар белән Тукмар

Бер әбинең ике әтәче булган.

Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бер-тигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып уткәрәләр, сугышырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән.
Ак әтәчне әби Чукмар дип кушкан, ка-расын Тукмар дип атаган. Чукмар чукырга бик оста, ә Тукмар бик оста тукый икән. Әби ашатырга тотынса, "Җимне миңа әзрәк бирдең", "Ник минем өлешемә кердең?"- дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешеп-әйтешеп кенә калмыйлар икән, шунда ук сугыша да башлый­лар икән. Чукмары канга батырганчы чукырга, Тукмары күгәрткәнче тукмарга то-тына икән.

Бер дә бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга батканчы сугышканнар. Әбинең моны күреп бик ачуы килгән. "Боларны ни эшләтим икән?"- дигән. Тегеләрне бик каты орышкан, сугышмаска кушкан. Тегеләр әби алдында бераз тынычланып торганнар, әби аларның күзләреннән югалгач, тагын сугышырга тотынганнар.

Әби килеп житсә, Чукмар исемле ак әтәч йөгереп килеп:

- Әби, әби, кара әле, Тукмарың тукмый-тукмый башымны күгәртеп бетерде,- дип әләкли икән. Тукмар исемле кара әтәч тә энесеннән калышмый:

- Башымны кара әле, әби, Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде,- ди икән.

Әби аларның әләкләүләреннән дә туйган. Ул бер сүз дә әйтмәгән, Тукмарны култы-гына кыстырган да каядыр күтәреп киткән. "Суярга алып китә, ахры, мине",- дип ку-рыккан Тукмар. Ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган. Ул әтәч шунда өч кич кунган.

Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган. Әбигә ул: "Тукмар­ны алып кайтсана, инде бер дә сугышмас идек",- ди икән. "Ярый,- дигән әби,- алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итэм",- дип куркытып куйган һәм күршедәге Тукмарны алып кайткан.

Тукмар да Чукмарны бик сагынган булган, ал ар, күптәннән бирле күрешмәгән туганнар төсле, кочаклашып исәнләшкәннәр һәм киләчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешкәннәр.

Хәзер инде алар бик тату яшиләр икән, тик аларга кушылган исемнәр генә аларның электәге шуклыкларын күрсәтеп, исләренә төшереп тора икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X