Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Җан сәламәт булса гына тән сәламәт буладыр

14 февральдә татар халкының күренекле галиме, язучы, педагог Каюм Насыйриның (1825—1902) тууына 194 ел тула

Ул хәзерге Зеленодол районы Югары Шырдан авылында Габденнасыйр мулла гаиләсендә дөньяга килә. Каюм мәдрәсәдә ундүрт ел укып, татар теле белән бергә гарәп-фарсы, төрек телләрен үзләштерә. Руслар белән якыннан аралашып яшәгәнгә, рус телен яхшы белә. Берничә ел татар балаларына рус телен өйрәтә.

1879 елдан башлап К. Насыйри тулысы белән фәнни эшкә бирелә, энциклопедик галим булып җитешә. Гыйлем әһелләре аны Леонардо да Винчига һәм Ломоносовка тиңлиләр. Ул русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр, татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзи. Озак еллар өстәл календаре чыгарып килә. Математикадан «Хисаплык» (1873), географиядән «Истыйлахаты1 җәгърәфия» (1890), ботаникадан «Гөл­зар вә чәмәнзар»2 (1894) геометриядән «Гыйльме һәндәсә» (1895) һ. б. укыту әсбаплары бастыра.

К. Насыйри хезмәтләре өлкәннәрне дә, кечкенәләрне дә күздә тота. Ул, кешене балачактан тәрбияләү уңай нәтиҗә бирә, дигән карашта тора һәм күп кенә китапларын махсус балаларга багышлый. Аның максаты — баланың зиһенен үстерү һәм әхлагын тәрбияләү. «Җан сәламәт булса гына тән сәламәт буладыр»,—ди ул.

Галимнең 1860 елда чыккан «Буш вакыт» әсәре татар балалар әдәбияты тарихында аерым урын тота. 1868 елда китапның киңәй­телгән икенче басмасы дөньяга чыга. Китап татар балалар әдәбия­тында фәнни-популяр жанрны башлап җибәрә. Аны фәнни-популяр әсәрләр хрестоматиясе дип тә әйтергә мөмкин.

Китапта күк, күк җисемнәре, җирдә макнатис, һава, һава шары, җылылык үлчәве, су, чык, кырау, кар, боз, мәгъдәннәр дөньясы турында күп санлы фәнни мәгъ­лүматлар тупланган. Әдип бу фәнни мәгълүматларны К. Д. Ушинскийның «Детский мир» (1861) исемле хрестоматиясеннән, башка рус чыганакларыннан алып, татар балалары аңларлык дәрәҗәгә китереп эшкәрткән, И. А. Крыловның да кайбер мәсәлләрен тәрҗемә итеп алган.

Русларда балалар китапларын иллюстрацияләү ерактан килә. К. Насыйри да балаларны тәрбияләүдә күрсәтмәлелекнең ролен таныган, китапларына аерым фәнни мәгълүматларны тулыландыру рәвешендә үлчәү приборы, һава шары рәсемнәрен урнаштырган. Балалар китабын рәсемнәр белән бирү әлеге хезмәттән башланып китсә кирәк.

«Буш вакыт» китабын укып бала зиһенен баетса, «Әхлак рисаләсе» (1881), «Фәвакиһел-җөләса фил әдәбият» («Әдәбият турындагы мәҗ­лесләрнең җимеше», 1884), «Тәрбия китабы»нда (1891), исемнәреннән күренгәнчә, әхлак мәсьәләләре яктыртыла.

Әдип бу китапларында Көнчыгыштан, халык иҗатыннан килә торган вак-вак дидактик хи­кәятләрне үз теләгенә җавап бирерлек итеп, эшкәртеп бастыра. Бу хикәятләр афоризмга торырлык хикмәтле сүз әйтүләре, акыллы сабак бирүләре, халык тапкырлыгын чагылдырулары белән җәлеп итәләр. Аларның беришесендә гыйлемле, күркәм холыклы, гадел һәм намуслы кешеләр турында сүз барса, икенчеләрендә хөсетлек, мәкер, ялган кебек тискәре сыйфатлар тәнкыйть ителә. Кайбер хикәяләрендә әлеге нәтиҗәне автор үзе ясый, кайберләрен укучы хөкеменә калдыра, башкача әйткәндә, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтә.

К. Насыйри гыйлем эстәүгә аеруча әһәмият бирә: «И газиз бала! Агяһ бул(белеп тор), адәмгә иң әүвәл бигрәк тә кирәк вә бигрәк тә лязем нәрсә — гыйлемдер»,—ди ул. Әлеге фикерен байтак хикәятләрендә кабатлый. Әдипнең «Әбүгалисина кыйссасы»н тәрҗемә итеп, 1872 елда басты­рып чыгаруы да тикмәгә түгел. Китапта гыйлем көченә дан җырлана.

Китапның герое Әбүгалисина — Ибне Сина исеме белән йөргән реаль шәхес. Ибне Сина 980 елда Бохарадан ерак түгел Авшана авылында туган. 1037 елда Хәмәданда яки Сәмәркандта вафат булган дип фараз ителә. Милләте буенча таҗик диләр. Ул искиткеч гыйлем көченә ия табиб, философ, табигать белгече була. Аның гадәттән тыш гыйлемлелеге турында халык арасында риваятьләр, әкиятләр тарал­ган. Шуларны җыеп, бер сюжетка туплап, китап итеп дөньяга чыгару­чының кем икәне билгеле түгел.

«Әбүгалисина кыйссасы» әсәрендә гыйлем белән мәкер көрәшә. Ул көрәш сихер һәм могҗиза, ягъни фантастика алымы белән хәл ите­лә. Гыйлемнең теләсә нинди мәкерләрне җиңәргә сәләтле булуы кү­ренә. Авторның моннан башка хикәяләрендә дә гаделлек тантана итә.

К. Насыйриның балаларга багышланган иҗаты жанр ягыннан төрле: фәнни-популяр әсәрләр, әхлак рисаләләре, тәрбия китаплары.

Кыскасы, татар балалар әдәбиятының шактый башлангычлары К. Насыйридан килә. Галимнәр аны татар балалар әдәбиятын нигез­ләүче шәхес дип бәялиләр.

Ул 1902 елның 20 августында Казанда вафат була. Кабере — Яңа Бистә зиратында.

ҖИРДӘ МАКНАТИС (магнит)

Сез, бәлки әйтә торгансыз: җир әйләнә икән һәм, һичбер җиргә терәлмичә, һавада тора икән. Алай булгач, җир әйлән­гән вакытта без ничек егылып төшмибез дә, дәрья сулары ничек түгелмиләр? Нәрсәне(әйберне) югары ыргытсаң, янә җиргә төшә. Ни өчен һавада калмый? Агачтан өзелгән алма җиргә төшә, ни өчен һавага очып китми? диярсез. Моның сәбәбе менә ушбудыр: сезнең макнатисны (инә ташы) күргәнегез бардыр. Ул инә ташы тимерне, корычны үзенә тарта. Шул инә ташы шикелле, җирнең дә һәрбер авыр нәрсәләрне үзенә тартып тора торган бер куәте бар. Шул сәбәптән җирнең өстендә нинди генә нәрсә булсын, эстәсә су, эстәсә башка нәрсә, җир һәммәсен үзенә таба тартып торадыр. Җирдәге бу куәт җирнең һәр тарафында да бертигез булдыгыннан, диңгез сулары да һәр җирдә бертигез булып тартылып торалар. Шуның өчен һичбер тарафка түгелмиләр. Бу куәт бер җирдә генә түгел, һәрбер нәрсәдә бар. Ьәрбер зур кечкенә нәрсәне үзенә тартадыр. Ләкин шулкадәресе бардыр ки, бу куәт һәрнәрсәдә дә тигез булмый. Ягъни нәрсәдә азрак, ягъни нәрсәдә күбрәк була. Сезнең тәгәр­мәчне тәгәрәтеп, уйнап караганыгыз бармы? Бер тәгәрмәчне тәгәрәтеп җибәрсәң, җирдән тәгәрәп бара, коймага якын кил­гәч, җирдән күтәрелә дә коймага барып бәрелә. Ник ул тәгәрәп барып кына коймага җитми. Коймага җитә башлагач сикереп китә. Чөнки койма тәгәрмәчкә караганда зур нәрсә. Шунлык­тан ул аны үзенә таба тартып ала. Йәнә моның шикелле куәт суыргычта бигрәк тә ачык күренә. Суыргычны, постауга ыш­кып, бер җон кисәгенә яки башка бер кечкенә, бик җиңел нәрсәгә якын китерсәң, үзенә тартып ала. Гәрәбәдә дә бу куәт бар. һәм яхшы ахак ташы да, ушбу куәт сәбәпле, пыялага ябыша. Пыяла ахакны үзенә тарта.

АЛТЫН

Алтынның акча булып йөрүене игътибар кылмаганда, адәм угыллары өчен күп артык файдасы юктыр. Алтын шул хәленчә җирдән чыга. Һичбер нәрсә белән катышы булмый.

* «Буш вакыт» әсәреннән алынды.

1  Нәрсә — әйбер.

2  Макнатис — магнит.

Алтын, башка нәрсәләр шикелле, мисле тимер, бакыр, җиз шикелле, күгәрми, тутыкмый һәм череми. Үзенең табылуы бик аз, шул сәбәптән бик кыйммәт. Алтын судан унтугыз мәртәбә агыр. Мең дә илле дәрәҗә эсселектә эри. Башка мәгъдәннәргә1 караганда бик күп дәрәҗә үзле булганлыктан, алтыннан нинди нечкә нәрсәләрне дә ясап була. Алтын алтын көенчә генә табылса да, бик вак бөртекле була, бәгъзе җирләрдә таш эчләрендә була. Ташны ваклап, төеп алтыныны алалар. Алтын, агыр булган сәбәпле, төпкә утырып кала.

Алтыннан акча вә башка кыйммәтле нәрсәләр ясыйлар, һәм башка арзанлы мәгъдәннәрнең өстләрен ялтыраталар.

БАКЫР-ҖИЗ

Бакыр үзенең катылыгы һәм ялтыравыклылыгы илә ти­мергә охшашлырак булса да, берничә җәһәттән аермасы бар. Әүвәл бакыр кызыл төстә, икенчедән, бакыр тимергә караганда күп йомшак. Ләкин кургашыннан күп каты. Бакыр тимергә караганда ансатрак, мең дә илле дәрәҗә эсселектә эри. Үзе тимергә караганда йомшаграк булганлыктан, күп нечкә нәрсә­ләрне бакырдан ясыйлар. Бакыр суда һәм юештә озаграк ятса, тышкы ягы ямь-яшел булып тутыга. Бакырның ушбу туты­гыннан яшел буяу ясыйлар. Кирәк җизнең булсын, кирәк бакырның булсын, ушбу яшел тутыклары бик зәһәр агулар­дыр. Шул сәбәптән бакыр һәм җиз савытларның эчләрене ак кургашын илә кургашламыйча торып, ашамак-эчмәк нәрсә­ләрне салырга ярамый. Кургашынлаган вакытта да ак курга­шын илә кургашынларга тиеш. Чөнки кара кургашын да шулай ук зарарлыдыр. Бакыр эрегәч, башка нәрсәләр илә дә бик тиз катнашканлыктан, моны эретеп, бронза вә гайре исем­нәрдә төрле нәрсәләр ясыйлар.

ХИКӘЯТ*

Бер яшь егет бер карт кешене күрде. Бөкрәеп акрын гына бара. «Бабай, ни җуйдың?» —диде. Карт әйтте: «И балам, яшьлегемне җуйган идем, тапмый барам»,— диде.

1 Мәгъдән — металл.

Мәгълүмат “Балалар әдәбияты” хрестоматиясеннән алынды. “Мәгариф” нәшрияты, 2004нче ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев