Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бәби карыйм

9 февраль көнне танылган татар язучысы Фәнис Яруллинның туган көне. Игътибарыгызга аның бик матур шигырен тәкъдим итәбез. 

Бәби карыйм, уйнатам, 
Елаганда юатам. 
Җилкәмә дә менгерәм. 
Шырык-шырык көлдерәм. 
Син бик матур, тәти, дим, 
Бер йөрерсең тәпи, дим. 
Авыз-борының ап-ак, дим. 
Тешкәйләрең вак-вак, дим. 
Беркөн бәби чирләде, 
Бер кызды, бер тирләде. 
Чакырганда килмәде, 
Шырык-шырык көлмәде. 
Әни әйтте: «Күз тигән! 
Бигрәк матур бала бит. 
Гел сокланып карарга 
Ярамый шул аңа бик». 
Ярамагач ярамый - 
Хәзер алай карамыйм: 
Син бик начар бала, дим,- 
Иреннәрең кыек, дим,- 
Буыннарың сыек, дим. 
Инде бәби терелә, 
Тәтиләргә үрелә: 
Терелмичә нишләсен - 
Күз тидерәм кирегә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яратам Фәнис абыйның иҗатын