Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Улым уйнаганда

15 февральдә татар шагыйре Кадыйр Сибгатуллинның (1942  — 1994) тууына 77 ел. Игътибарыгызга аның “Улым уйнаганда” шигырен тәкъдим итәбез.

УЛЫМ УЙНАГАНДА

Хирысланып улым уйнап йөри,

атланганы әле агач ат.

Балачаклар бездән калган кебек

аннан да бит әле калачак.

 

Уйнаулары кызык, нәкъ безнеңчә,

мин-минлегең хәтта кузгала.

Ләкин, безнең уйнаганны күрсә,

бик көнләшер иде бу бала.

 

Кыллы чыбыркылар, ул чын атлар

кая инде безнең улларга!

Өч көпчәкле иске арбалар да

очкыч иде безнең кулларда.

 

Әти-әни җанвар-җәнлек ташый,

машиналар ташый... кибеттән.

Чын ат күрсә, агач атын ташлый

әллә ялгыш, әллә ирлектән...

 

Ничә тапкыр инде агач аттан

егылып төшеп борын канаткан.

Айгырлардан егылып, дөнья белән

танышасы бар шул кабаттан.

 

Уйламыйча уен итмәс микән,

таныр микән дөнья эшләрен?

Агач аттан аера алыр микән

чын атларның ничек кешнәвен?

 

Балачаклар бездән калган кебек

аннан да бит әле калачак...

Кала күрсен, берүк кала күрсен

балачаклар белән агач ат.

1973

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Бик күркәм!