Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Зебра эзлибез!

Юл йөрү кагыйдәләрен – шигырь аша! Газета укучыбыздан күчтәнәч. Юл аша чыгарга кирәк. Зебра кирәк, кайда ул? Зоопаркта йоклый мәллә? Килсен монда, кирәк ул.

Зебра эзлибез!

Юл чатына килеп җиттек,

Чират көтеп торабыз.

Сары, кызыл утлар янды,

Яшел янгач узабыз.

 

Юл аша чыгарга кирәк.

Зебра кирәк, кайда ул?

Зоопаркта йоклый мәллә?

Килсен монда, кирәк ул.

 

Әнә алда зебра ята –

Аклы-каралы сызык .

Буйлы-буйлы матур юлдан

Атлавы шундык кызык.

 

Яшел төс күзен кысты

 Светофорның кызыл төсе

Гел миңа карый сыман:

«Тик кенә тор, ашыкма син,

Мин барын күреп торам».

 

Светофорның сары төсе,

Кояш кебек елмая:

«Син әзер бул юл үтәргә,

Як-ягыңа каранма».

 

Яшел төс тә күзен кысты:

«Юл ачык сиңа, дустым

Рәхим итеп алга атла,

Уңышлар юлдаш булсын!»

Алсу Галиева, Мөслим районы, Вәрәшбаш мәктәбе, тәрбияче.

Ләйсән Галиуллина рәсеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев