Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Заман каһарманы турында уйланулар

Ә хәзер тормыш башка, каһарманнары да үзгә. Ә бүгенге көн геройлары кемнәр икән соң?

Батыр, каһарман, герой... Һәр заманның, чорның үз каһарманы булган. Күпләр, бигрәк тә яшүсмерләр, аларга охшарга тырышканнар, үрнәк алганнар, каһарманнарның уй-хыяллары белән янганнар. Геройларның батырлыклары әдәби әсәрләрдә урын алган. Танылган шагыйрьләр аларга мәдхия җырлаган. Без әдәбият дәресләрендә төрле чорга караган геройлар язмышы белән танышабыз. Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Газинур Гафиатуллиннар шул чорның иң зур каһарманнары булганнар.

Ә хәзер тормыш башка, каһарманнары да үзгә. Ә бүгенге көн геройлары кемнәр икән соң? Минемчә, ХХI гасырда каһарман сүзе киңрәк төшенчәгә ия. Күп кенә һөнәр ияләрен – полиция хезмәткәрләрен, янгын сүндерүчеләрне, коткаручыларчы мин үзем каһарманнар дип саныйм. Берәр бәла-каза була калса, алар бит үз тормышларын куркыныч астына куеп ярдәмгә ашыга.

Соңгы вакытта “волонтер” термины кулланышка керде. «Волонтер» сүзе инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Алар элеккеге тимурчылар кебек. Күпме ярышлар, бәйрәмнәр, очрашулар алар булышлыгы белән үтә. Безнең Мөслим районы Метрәй авылында гомер итүче Рүзәл абый Минһаҗевны да мин волонтер дип атар идем. Ул хәйриячелек белән шөгыльләнә. Рүзәл абый райондашыбыз – кечкенә Регинага ярдәм итү максатыннан хәйрия концертлары уздыра. Волонтерлар эшләгән яхшылыклары өчен акча алмый. Алар изге гамәлне күңеле кушуы буенча эшли. Батырлык шушы түгелмени?!

Ләйлә Низамова,Мөслим лицее, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев