Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яшә, авыл, үс, чәчәк ат, кадерле Тәкермәнем!

ТАССРның 100еллыгы бәйгесенә килгән шигырь.

Тәкермән.

Минзәлә районында

Матур авыл Тәкермән.

Кайларга гына китсәм дә,

Мәңге чыкмас хәтердән.

Бер ягында - яшел урман,

Әйтерсең, затлы келәм!

Һәр җәй саен гаиләм белән

Урманның хәлен беләм.

Сокланмыйча мөмкин түгел

Аның хозурлыгына.

Чикләвек, җиләкләр җыйган

Яшел аланлыгына.

Умарталыктан челтерәп

Чыга саф чишмә суы.

Авылыбыз буасын

Туендыра ел буе.

Бала-чага рәхәтләнә

Буада су коенып.

Кармак салып утыралар

Абыйлар таңнан торып.

Су буйлары нинди ямьле,

Өч өлешкә бүленгән.

Өч чишмә аерып тора,

Суы аккан җиреннән.

Бер өлештә күлләвекләр,

Бакалар шунда үрчи.

Суга салган юкәләрдән

Халык мунчала ясый.

Борау чишмәсе буенда,

Торфлы җирдә исә,

Кычытканнар, ике тополь,

Карт тал агачы үсә.

Нәни кызлар тал төбендә

Кибетле, өйле уйный.

Топольгә элгән таганда

Көн дә атынып туймый.

Өченчесе - дымлы җир,

Селкенеп тора үлән.

Каз бәпкәләре сакларга

Искиткеч рәхәт урын.

Сабантуй яланыбыз бар

Хәсем яры буенда.

Уч төбендәгедәй күренә

Авыл шушы урында.

Хәсем чокыры сузылган,

Бик тирән һәм озын яр.

Ишелүдән саклар өчен,

Агачлар утыртканнар.

Җәйләрен җиләк җыялар

Шушы текә урыннан.

Җир катламын укып була

Яр ишелгән турыннан.

Түбән очта –Бака күле

Авылыма ямь бирә.

Сандугач сайрый талларда,

Бака туй ясый күлдә.

Иксез-чиксез басуларда

Күкрәп үсә мул иген.

Яшә, авыл, үс, чәчәк ат,

Кадерле Тәкермәнем.

Чаллы шәһәре 41нче мәктәбенең “Безнең кызлар” әдәби түгәрәге вәкиле Әмирова Роза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев