Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Вак мо­то­ри­ка өчен фай­да­лы 10 уен

Вак моториканы үстерү никадәр кирәкле икәнлекне аңлаган ата-ана моңа игътибарны күбрәк бирер иде. Тәкъдим ителгән уеннар гади дә, файдалы да.

 

1. «Су-джок» мас­саж. Мин да­ру­ха­нә­дә мас­саж өчен шар­чык­лар са­тып алыр­га ки­ңәш итәм. Алар «су-джок» дип ата­ла. Бу плас­тик, йом­шак шар­чык. Аны үч тө­бе һәм аяк та­ба­ны бу­ен­ча тә­гә­рә­тә­ләр.

2. Яр­ма ту­ты­рыл­ган кап­чык. Бер­ни­чә зур бул­ма­ган кап­чык ясар­га ки­рәк. Алар­га төр­ле яр­ма­лар са­лып ку­я­быз: ка­ра­бо­дай яр­ма­сы, бор­чак, фа­соль, та­ры яр­ма­сы. Ба­ла кап­чык­лар­ны кап­шап-кап­шап уй­ный. Бу үзе­нә кү­рә бер ан­ти-ст­ресс уен­чык.

3. Ике җа­ма­як. Уен өчен һәр төр­ле яр­ма­лар, ма­ка­рон­нар кул­ла­ныр­га мөм­кин. Ба­ла­га ике җа­ма­як би­ре­гез. Бер­се­нә яр­ма са­лы­гыз, ә икен­че­се буш кал­сын. Бер са­выт­тан икен­че са­выт­ка бу­шат­сын. Ка­лак та би­рер­гә бу­ла.

4. Без­нең ярат­кан бар­мак уен­на­ры. Бу уен­нар то­нус тө­ше­рер­гә бу­лы­ша.

5. Ком­лык­та ман­ный яр­ма­сы яки ком бе­лән уен. Ман­ный яр­ма­сы­на нин­ди дә бул­са уен­чык ка­чы­ры­гыз, ба­ла аны эз­ләп та­бар­га ти­еш.

6. Урам­да кош­лар­ны аша­ты­гыз. Ба­ла­лар ипи­не вак­лар­га, вал­чык яки ор­лык чә­чәр­гә яра­та­лар.

7. Төр­ле шнур­лау уен­чык­ла­ры фай­да­лы.

8. Ба­ла­лар­га кыс­тыр­гыч бе­лән уй­нау бик ошый.

9. Са­бый үсә төш­кәч, үзе ки­ен­рер­гә, сә­дәф­ләр­не төй­мә­ләр­гә өй­рән­сен. Бу вак мо­то­ри­ка­ны үс­те­рер­гә күп мөм­кин­лек­ләр би­рә: сә­дәф­ләр, эләк­тер­геч, ябыш­ты­ру­чы кә­газь, кап­тыр­ма, бау­лар, ка­еш­лар.

10. Су­дан пред­мет­лар­ны то­тып алу. Таз­га аз гы­на су са­лы­гыз һәм ан­да шар­чык­лар таш­ла­гыз. Ба­ла­га иләк яки ка­лак би­ре­гез. Мак­са­т: су­да­гы бар­лык шар­чык­лар­ны то­тып алу.

Ай­гөл Ка­за­ко­ва, Яр Чал­лы шә­һә­ре, 2нче сан­лы «Ал­су» ба­ла­лар бак­ча­сы тәр­би­я­че­се.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев