Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Урманга җиләккә...

"Дәвам итәбез ..." бәйгесенә.

Малайлар кечкенәдән үзара дус булып үстеләр. Агылый да тагылый, инә белән җеп кебек инде менә. Шуңа күрә бу икәүнең маҗараларына беркем дә гаҗәпләнмәде.

Җәйге матур көн. Малайлар бәләкәй чиләкләр алдылар да, каен җиләге җыябыз дип, урманга киттеләр. Юл шактый ерак, әле елга аркылы да үтәсе бар. Бара торгач, бурсыклар аударган агач аша елганы чыктылар, урманга барып җиттеләр. Инде җиләклекне эзләп табасы гына калды. Урман малайларны үзенең тау-тау кырмыска оялары белән каршы алды. Ничек аларны күзәтмичә үтеп китәсең соң? Таяк алып, күперләр төзеделәр, кырмыскалар тезелешеп шул күпердән йөгереп йөрделәр. Аларны күзәтүе шулкадәр кызык.

Менә ниндидер өн дә бар. Кабан дуңгызлары буразналап җирне казып бетергәннәр, азык эзләгәннәрдер инде. Агач төпләреннән гөмбәләр дә таптылар, аларны җыйдылар, урманнан буш чиләк күтәреп кайтып булмый бит.

Вакыт шулай бик тиз узып китә, көн кичкә авыша, тик җиләкләр генә аларга очрамады. Малайлар ачыктылар, эчәселәре килә башлады. Җитмәсә, кайтыр юлны да югалттылар. Шулай итеп, бик озак адашып йөрделәр. Ярый әле авылдашларының тавышларын ишетеп, алар артыннан кайтыр юлга чыктылар.

Җиләк тапмасалар да, аптырамадылар. Урман белән якыннан танышу ошады аларга.

Дилбәр Вәлиәхмәтова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 5нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев