Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Табылдык

Җәй. Эссе һава. Табигать инде күптәннән яшел төскә кереп, берсеннән берсе гүзәл чәчәкләрен үстергән. Чәчәкләрнең ниндие генә юк!

Ут шикелле кызыллары, күк йөзедәй зәңгәрсулары. Әйтерсең лә күбәләкләр бер-берсе белән әбәкле уйныйлар. Ах, аларның матурлыгын күрсәгез лә! Аны сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый!

Дуслар белән көн саен очрашулар безнең гадәткә кергән инде ул. Шул көннәрнең берсендә, мин дусларыма кушылып китә алмадым, чөнки без гаилә белән карт әбигә киттек. Ул әбине без яратып: «Нәнә әби» дип йөртә идек. Мин әби белән исәнләшкәннән соң, урамга чыгып киттем. Якындагы урманга таба юнәлдем. Урманга барып җиткәнче, чишмәне һәм зур имәнне үтәргә кирәк. Чишмә белән зур имәнне узып кына киттем дигәндә, ниндидер бер тавыш ишетелде. Бу тавыш песи баласыныкына охшаган иде. Мин туктап калдым, бераз тавышны тыңлап тордым. Тавыш кисәк тынды. Мин тавыш килгән якка юнәлдем. Килсәм, ни күрим?! Бер песи баласы су эчендә тыпырчына. Мескенкәем! Кем сине харап иткән соң?! Кемнең кулы күтәрелгән бу начарлыкны эшләргә?! Мин озак уйламыйча суга керә башладым. Ул песи баласын кемдер батырмакчы булган. Беләсезме, мин аны каян белдем: аның аягына нечкә бау белән таш бәйләнгән. Мин аны судан күтәреп алдым. Аягындагы бауны сүтеп кырыйга ташладым һәм тизрәк нәнә әбием өенә чаптым. Өйгә керү белән песине сөлге белән сөрттем, киптердем, җылыттым да җылы сөт белән икмәк бирдем. Мескенкәем, дерелди-дерелди, сөтне эчә башлады. Ашап тамагы туйгач, йокыга китте. Бераз вакыт үтү белән уянды.

Без песине үзебезгә алырга уйладык. Мин аңа Табылдык дип исем куштым. Ул шундый йомшак! Йонында сары, соры, кара, җирән төсләр бар иде. Ә күзләре! Алар ике төрле: берсе зәңгәр, икенчесе яшел. Песикәем безгә бик тиз ияләште. Ул миннән бер дә калмый ияреп йөри. Уйнарга, шаярырга ярата. Йоклаганда минем юрган астына кереп чума да, йомгак кебек йомарлана. Ләкин кайчакта сискәнеп уянып китә дә дерелдәп куя. Аннары миңа килеп елыша. Күзләрен мөлдерәтеп миңа карый. Күз карашында коткаручысына рәхмәт хисләре чагыла. Мин аны башыннан сыйпыйм да: «Мин сине беркемгә дә бирмәмен, һәрчак сине яклармын», – дим. Ә песием миңа тагын да ныграк елыша. Мин аның җылысын тоям, ә күңелгә рәхәт булып китә. «Менә бит, мин дә кемгәдер бик-бик кирәк, мин бит аның саклаучысы, яклаучысы!» – дип уйлыйм.

Гүзәл Хурамшина, Балтач районы, Салавыч күппрофильле лицее, 8нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев