Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әнием, гафу ит мине зинһар!

Башкаларда ничектер, ләкин безнең өйдә эш күп. Әнием: “Безнең өйдәге эшләрне тавык та чүпләп бетерә алмый,” – ди. Тавык бетерә алмыйдыр, ә менә әниебез эшләп бетерә аларны.

Минем әни бер генә

Минем әни бер генә,

Чәчәк кенә, гөл генә.

Әниемнең йөзләреннән,

Җылы нурлар бөркелә.

 

Мин яратам әниемне,

Матур булганы өчен.

Тәмле куллы, иң акыллы,

Әни булганы өчен.

Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Хафизова Адилә.


Әнием

Әнием мине җитәкләп,

Көн дә бакчага илтә.

Ә аннары ул үзе,

Мәктәпкә эшкә китә.

 

Әниемне яратам мин,

Ул минем бердәнберем.

Аннан башка яши алмыйм,

Шуңа беләм кадерен.

Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә тәрбияләнүче Асылъяр Хәсәнова.


Әниләр һәркемгә берәү генә

“Әниегез – өйнең яме,” – ди безгә әтиебез. Чыннан да әниебез өйдә чакта гына безгә бик рәхәт. Ул барыбыздан да иртәрәк тора. Йөгереп кенә сыер савып керә. Без йөкыдан торганчы, иртәнге ашны әзерли. Тәмләп чәй эчергәч, барыбызны да тикшереп, җыйнап-төйнәп мәктәпкә озата һәм эшкә китә.

Әнием көн буена эшләп, арып кайтса да, кич ашарга пешерә, мал арасында йөреп керә. Шул арада керен дә юдырта, савытлар да юа, өйне дә тәртиптә тота, безне дә акыллы киңәшләрен биреп, эшкә өйрәтә. Мин әниемнең эше күплеген аңлыйм. Шуңа күрә дә, үзем булдыра алган эшләрдә һәрвакыт булышам, ярдәм итәм. Әнием минем аркамнан сөя: “И, минем улым үсте, кул арасына керә башлады!” – ди. Әниләрнең кадерен белергә кирәк, алар һәркемгә берәү генә бит.

Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Хафизов Данис.


Әнигә дә ял кирәк

Башкаларда ничектер, ләкин безнең өйдә эш күп. Әнием: “Безнең өйдәге эшләрне тавык та чүпләп бетерә алмый,” – ди. Тавык бетерә алмыйдыр, ә менә әниебез эшләп бетерә аларны. Мин әнинең эшләгәнен карап торып та арыйм әле. Ул савытын да юа, керен дә уа, ашарга да пешерә, өйне җыештыра. Ишегалдына чыгып, андагы эшләрне дә карый.

Сез, бу ялкау кыз икән дип уйламагыз. Бу эшләрне әнием белән бергә мин дә эшлим. Мин бит инде зур кыз, әниемнең эштән арып кайтканын да аңлыйм. Шуңа күрә, көчем җиткән эшләрдә аңа булышам. Әниләр дә ял итәргә тиеш бит!!!

Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Мөэминова Гөлинә.


Әнием, гафу ит мине зинһар!

Минем әнием кибеттә сатучы булып эшли. Һәркөн иртән торып, эшкә китә дә, кич белән генә кайта. “Ай, кызым, бүген дә бик арыдым,” – ди. Мин баштарак бу сүзләргә бик аптырый идем. Күпме тәмле әйберләр булган җирдә арып торалармы инде. Ә бөркөнне әниемнең эшенә мин дә бардым. Андагы хикмәтне күрсәгез сез! Берсе керә, берсе чыга, берсе ипи сорый, берсе май ала. Берсенә тәмле конфет кирәк, берсенә торт. Берсе тозлы балык таптыра, икенчесе тозсызын. Әнием анда йөгереп кенә тора. Әле җитмәсә, шулкадәр күп әйберләрнең бәяләрен дә белергә кирәк. Озын чиратлар барлыкка килмәсен өчен, тиз-тиз генә исәпләп, сатып алучыларга тиешле хезмәт күрсәтергә дә кирәк. Менә сиңа мә, ә мин әниемне тәмле әйберләр генә ашап йөри дип уйлаган идем. Әнием, гафу ит мине зинһар!

Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Галиева Адилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев