Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әни кирәк һәркемгә

Тукай районының әниләргә багышлаган яшь иҗатчылар бәйгесендә катнашкан балалар иҗаты

Әни кирәк һәркемгә

Кем күзләре бу дөньяда

Чулпан йолдыз күк балкый?!

Кемнең күңел яктылыгы

Минем йөрәкне яулый?!

Кем соң, кем кояш шикелле

Җылы нурлар тарата?!

Ул булганга көннәр якты,

Ул булганга таң ата.

Алтын  куллы, ачык  йөзле,

Бик тә уңган  ул минем.

Кемгә - дуслар, кемгә - айфон,

Миңа кирәк -  әнием.

Әнием елмаеп торса,

Шатлана минем йөрәк,

Бик бәхетле булыр өчен,

Һәркемгә әни кирәк.

                      Ралина Фаррахова, Мусабай-Завод  гомуми урта мәктәбе, 6 сыйныф.

 

    

Иң кадерле әнием

Җир йөзендә әниләр
Иң кадерле кешеләр.
Җәннәтне дә әниләрнең
Аяк астында, диләр.

Кулыбыздан килгәнчә,
Кадерлик без аларны.
Авыр сүз әйтеп,
Рәнҗетмик аналарны.

            Кәбирова Илсинә, 3 нче сыйныф, Боерган урта мәктәбе

 

                  Әнием

Җир йөзендә әниләр күп,

Минем әни бер генә.

Өй нуры минем әнкәем,

Өйнең кояшы бит ул.

Эшне җиренә җиткерә,

Шуңа әнкәем бит ул.

Әнием пешергән ризыклар

Телләреңне йотарлык.

Ул теккән киемнәр

Күзнең явын алырлык.

Менә шундый минем әнкәй,

Минемчә, иң әйбәте.

Дөньядагы бар әниләрдән

Минемчә, иң яхшысы.

Иң кадерле әниләр җирдә!

Әниләрне саклагыз!

          Туктыева Мәдинә, 4 нче сыйныф, Биклән урта мәктәбе.

 

             Әнием

Әни мине ярата,

Көн дә кочаклап ята.

Тәмле төшләр күр, улым, ди,

Иртән назлап уята.

Тәмле ашлар пешерә,

Бар эшкә дә өлгерә.

Һәр эшендә булышам,

Мин дә бик нык тырышам!

Әни янда булганда,

Өй гел гөрләп торганда,

Алай яшәве рәхәт,

Әни сиңа мең рәхмәт!

                       Мингалимов Динар, 1 сыйныф, Теләнче Тамак урта мәктәбе

 

      Әнием куллары

Балам, багалмам, дип, баштан сыйпап,

Кайда йөрсәм, ниләр эшләсәм дә,

Гел миндәдер әнием уйлары.

Күпме эшләр үткән ул куллардан,

Тик торалмый алар, тынгысыз.

Тоеп яшим, әнием, җан җылыңны,

Ул кулларда тәмле икмәк исе,

Җиләк исе ямьле җәйләрдә.

Туган нигеземә көт син, әнкәй,

Мин кайтырмын кая китсәм дә.

Мөхәмәтдинова Илзирә, 9 нчы сыйныф укучысы, Иске Абдул мәктәбе”

 

 

           Туган көн бүләге

                (Әниемә)

Бу дөньяга туган көнең белән

Тәбрик итәм сине, әнием!

Изгелек тик юлдаш булсын сиңа,

Терәк булсын сиңа әтием.

Әнкәй, бәгьрем, моңсуланма бүген

Тагын бер ел үтеп китсә дә,

Тагын бер ел яшьлегеңнән сине

Еракларга алып китсә дә.

                                Хисматова Гөлназ, Бәтке урта мәктәбе, 11 сыйныф

 

                Әнием

Әни, әнкәй, әнием!

Кара шомырт шикелле

Матур күзләрең синең.

Иреннәрең ал гына,

Сүзең тәмле бал гына.

Син – гаиләбез терәге,

Син - бәхетебез кояшы.

Мең рәхмәтле без сиңа,

Әле дә син бар дөньяда.

 

          Әни кирәк һәркемгә

Туган телемдә бик матур

Әйтелә бу сүз – “Әни!”

Әни кирәк һәр җирдә,

Әни кирәк һәркемгә.

Әнисез булмый яшәп,

Әни җылысы кирәк,

Әни киңәше кирәк,

Әни – тормышта терәк.

Әнисез гөл дә үсми,

Әнисез җил дә исми.

Рәхәт әни булганда,

Рәхмәт, әни, син барга.

             Диләрә Фазылҗанова, Новый поселыгы, 6 нчы сыйныф укучысы   

 

 

                      Яратам.

Әнигә мин чәчәк бирәм.

Нигә?

Болай гына.

Әнигә мин рәсем ясыйм.

Нигә?

Болай гына.

Әниемне мин кочаклыйм.

Нигә?

Болай гына.

Әнигә мин җыр җырлыймын.

Нигә?

Болай гына.

Әниемне мин яратам.

Нигә?

Барысы өчен дә.

Әни - минем иң якын кешем.

Нигә?

Җанын ярып туган өчен.

Дамир Миннегулов, Новый поселогы урта мәктәбе, 6 нчы сыйныф укучысы

                   

       Әнигә без өч бөртек.

Ике энем һәм үзем –

Әнигә без өч бөртек.

Үсеп җиткәч, күрерсез,

Булырбыз без – өч бөркет!

Әнине без сакларбыз,

Усаллардан якларбыз.

“Тәүфыйклы булырлар”, дигән

Ышанычын акларбыз.

Ә хәзергә, әнием,

Без синең өч нәниең...

Бәхетле, сәламәт бул!

Бик-бик кирәк безгә син!

                 Саетов Алмаз, Иске Абдул урта гомуми белем бирү мәктәбе, 4 сыйныф

       Кояштай әнием.

Чибәрләрнең чибәре син,

Уңганнарның – уңганы!

Җитез дә син, бик өлгер дә,

Дөньяның бар булганы!

Көләч, ягымлы, шаян да,

Сылу, җыйнак гәүдәле.

Зәвык белән киенәсең -

Гүзәлләр Алиһәсе!

Син булганга - өйләр нурлы,

Кояштай балкыганга.

Энем белән икебезне

Җылыңда назлаганга.

Беренчелекне бирмисең:

“Ак каен” - һаман алда!

Балалар бакчасы ямьле -

Синең тылсымың барга.

Без бәхетле энем белән,

Сез пар канат какканга.

“Әни - бәгърем”, - дип, сөенеп,

Өебезгә кайтканга!

Мортазина Әдилә, Түбән Суык-Су гомуми урта белем бирү мәктәбе, 10 сыйныф

 

 

 

            Әниләр

Бала... Ана...- аерылгысыз сүзләр!

Кайсы бала сөйми анасын,

Кайсы гына ана иркәләми,

Яратмыйдыр икән баласын!

 

Кайгырганда әниләр юата,

Шундук онытыла кайгылар.

Шатлыкларны ана уртаклаша,

Уяналар иң зур тойгылар.

 

Елмабы йөрәкләргә үтә,

Шатландырып моңсу күңелне.

Һәрбер олы, кече кеше өчен

Иң кирәге шушы түгелме?

 

Һәр сулышы безнең бәхет өчен,

Күңелләре тулы яхшылык.

Алардан да назлы һәм гүзәлрәк,

Алардан да яхшы кеше юк.

 

Ярый әле дөнҗяда бар әни,

Уртаклашыр өчен барын да.

Ул тыңларга әзер һәркемне дә,

Бу дөньяның барлык зарын да.

 

Аналарга бүләк итик җирне,

Иң гүзәлен бирик чәчәкнең.

Алар дөнҗядагы иң зур чаткы,

Сүнмәс гөлләре киләчәкнең.

              Бурганова Гөлназ, Калмаш урта мәктәбе, 6 сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев