Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әле ярый сез бар!

Кайберәүләр туганнарын бай дус-ишләренә алыштыралар. Югыйсә, авыр чакта сиңа ярдәм кулы сузучылар бит инде алар.

Бу дөньяда туганнары белән аралашып яшәмәүчеләр җитәрлек. Туган булуларын белсәләр дә хәтта. Югыйсә, авыр чакта сиңа ярдәм кулы сузучылар бит инде алар. Тик кайберәүләр туганнарын бай дус-ишләренә алыштыралар. Үзләренә якын булган кешеләре турында ялган сөйлиләр. Туганнар арасын бутап, «Ул синең турыда шулай дип әйтте», дип, бер туктамый сүз йөртәләр.

Безнең туганнарыбыз күп һәм алар төрле шәһәрләрдә яшиләр. Бер-беребезнең хәлләрен телефон аша белешеп торабыз. Авыр чакта бер-беребезгә булышабыз. Кирәкмәгән нәрсәгә вакланмыйбыз. Бәйрәмнәрне бергә үткәрергә тырышабыз. Һәрвакыт аралашып яшибез.

Ризәлә Гыйлемханова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев