Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

“Кояшка ярдәм итик”

«Сөйләм үстерү» белем бирү өлкәсендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен эшчәнлек

Программа эчтәлеге:

- өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту;

- “аваз” төшенчәсен ныгыту;

- И, и хәрефе үзенчәлекләрен (баш һәм юл хәрефләр) һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү;

- балаларның игътибарын, җавап әзерләү тизлеген үстерү;

- игътибарлылык, бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү,

- физик эшчәнлек үсешен тәэмин итүне формалаштыру.

Җиһазлау: эш дәфтәре Р.К.Шәехова “Авазларны уйнатып” мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы, 24 бит, 2 кисәк, проектор, презентация “Авазлар иленә сәяхәт”, фишкалар, Кояш рәсеме, нурлары, посылка, туп, орлыклар.

Белем өлкәләрен интеграцияләү: “Аралашу”, “Сәламәтлек”, “Танып белү”, “Куркынычсызлык”.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Психологик халәт. Сихерчедән хат алу, кызыксындыру.

2. Оештыру өлеше. Кояшныӊ нурларын коткару максатыннан, төрле биремнәр үтәү.

3. Мотивация, актуальләштерү: бирем үтәгән саен, кояшныӊ бер нуры өстәлә бара:

* “Тап һәм әйт” биреме,

* “Гомумиләштереп әйт” биреме,

* “Яңа исем яса” биреме,

* Ял минуты: “Кызыклы табышмаклар”

* “И авазы” биреме

* “Кыска сүзләр уйлап әйт” биреме

* Физкультминут

4. Рефлексия: Балаларны сөендерү, барлык биремнәрне дә дөрес итеп үтәп чыгуларын мактау.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче:

– Исәнмесез, балалар. Хәерле көн!

Балалар:

– Хәерле көн! – дип җавап бирәләр.

 

Психогимнастика: Хәерле көн сиӊа,

Хәерле көн миӊа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә.

Тәрбияче:

- Кичә без сезнеӊ белән кунакка барырга сөйләшкән идек. Кая ? (Авазлар иленә).

Әйткән сүзебездә тордык, менә без авазлар илендә кунакта. (Тактага борылу).

Нурлары аска караган кояшка игътибар итү.

- Балалар, карагыз эле, монда ниндидер күӊелсезлек булган. Сезгә дә шулай тоелмыймы? (Нурлары аска караган кояшка игътибар итү.)

-Кояш нинди? (Моӊсу, күӊелсез, ямансу, борчулы, кәефсез...)

- Ни өчен күӊелсез? (Нурлары аска төшкән)

Шулвакыт ишек шакыйлар һәм хат ташучы посылка кертә.

Посылканы ачып карыйлар, эчендә хат:

“Сезгә сихерче хат яза. Мин авазлар илендәге кояш нурларын сихерләдем. Әгәр авазлар илендә кояшны шат итеп күрәсегез килсә, нурлары артындагы биремнәрне үтәгез!»

- Кояш нурларын урынына урнаштырырга сез ризамы? Алайса ярдәмебезне башладык!

Һәр кояш нурында бирем язылган, тәрбияче укып, балалар биремне үтәп баралар. Биремне үтәгән саен, магнитлы тактага кояш нуры беркетелеп барыла.

1 нче бирем “Тап һәм әйт!” дип атала. Сез экранда рәсемнәр күрәсез. Шулар арасыннан мин әйткән авазга башланган сүзләрне эзләп табыгыз.

П – песи, пенал, парта,

Б – балык, бүре, бака,

К – кишер, кыяр. Каз,

Ш – шакмак, шар, шикәр,

С – сарык, сабын, сыер,

Н – нарат.

-Бу биремне бик дөрес үтәдек. Молодцы! (Кояшка бер нур өстәлә. Биремне үтәгән саен, кояшка нур өстәп бару).

-- 2 нче биремебез “Гомумиләштереп әйт” (туп белән).

-Сентябрь, октябрь, ноябрь - ... (көз айлары).

-Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе - ... (атна көннәре).

-1,2,3 - ... (цифрлар).

-Кыш, яз, җәй, көз - ... (ел фасыллары).

-Иртә, көндез, кич, төн - ... (тәүлек өлешләре).

-Түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмак - ... ( геометрик фигуралар).

-Ручка, дәфтәр, бетергеч, әлифба, пенал - ... (мәктәп кирәк-яраклары).

3 нче бирем “Яңа исем яса”:

Беренче иҗеге – Ай – (дар, рат, гөл, нур, сылу, ..)

Беренче иҗеге –Ил – (Илназ, Илнур, Илгиз, Илзир ...)

Беренче иҗеге – Гөл – ( Голназ, Голия, Гөлүсә,....)

4 нче бирем . Ял минуты. «Кызыклы табышмаклар”

1.-“Бүре” башында нәрсә бар? (“Б” хәрефе)

2.-Үзе хәреф, үзе сан – бик аз гына санасаң. (З хәрефе)

3.-Үзе шундый түгәрәк, Китәр кебек тәгәрәп –

Үзе хәреф, үзе сан, Тик ноль була санасаң. (О хәрефе)

(Җаваплар экранда чыгып бара)

5 нче бирем.

-- Балалар, без кояш нурларын коткаруыбызны дәвам итик. Чираттагы бирем «И авазы» дип атала (Слайд №6).

Чигү чигә чибәрләр,

Чибәр чигү чигәләр.

Әни белән Иркә чигү чигә,

Алар чирәм чигәләр.

Балалар схемага туры китереп фишкалар куялар. Кайсы схеманыӊ нинди сүзгә туры килүен ачыклыйлар.

И авазы белән таныштыру. Балалар фишкаларны хәрефләргә алыштыралар.

Уен «Синеӊ исемеӊдә И авазы бармы?»

- исемендә И авазы булган малайлар, басыгыз,

- исемендэ И авазы уртала булган кызлар, басыгыз һ.б

Балалар орлыклардан И хәрефен ясыйлар.

6 нче бирем «Кыска сүзләр уйлап әйт» (Слайд №7). (Балалар чиратлап кыска сүзләр уйлап әйтәләр: шар, юл, туп, чәй һ.б.)

Кояш нурларын куеп бетерү.

- Балалар, менә кояш елмайды! Нинди ул? Ул искиткеч җылы, ягымлы.

Физкультминут:

Солнце встало на заре,

Побежало по траве, Построение в колонну по одному за Солнышко

Все за солнышком идем, Ходьба в колонне по одному

Сто друзей себе найдем!

Побежали, побежали Бег в колонне по одному.

Прямо по дорожке.

Хорошенько поднимаем Бег с высоким подниманием колен.

Выше наши ножки!

На пути - крутая горка,

Эй, шагай смелей, ребята! Ходьба на носках по кругу, руки в стороны.

На вершину поднимитесь Построение в круг.

И в округе оглянитесь.

На полянке расцвели

Белые ромашки,

Голубые васильки,

Розовые кашки.

Все цветочки улыбнулись,

Прямо к солнцу потянулись!

Встать на носочки, руки в стороны.

Наклоны в стороны.

Присесть, ладони подставить к щечкам

Встать, вытянуть руки вверх, улыбнуться.

Релаксация.

- Күзләрегезне йомыгыз һәм күз алдыгызга китерегез, борыннарны, битләрне, кул, бармакларны кояш нурлары ничек җылыталар. Бик җылы булды һәм сез үзегез дэ нинди җылы һәм ягымлы булдыгыз. Һәм шулай ук авазлар илендә яшәүчеләр дә бик шатландылар. Алар безгә рәхмәт белдерәләр.

3. Йомгаклау.

-Балалар, сезгә биремнәр ошадымы?

-Әйдәгез әле үзегезнең алда торган карточкалар ярдәмендә күрсәтик әле. Ошаса, “ягымлы” авазны белдергән яшел төсле карточканы, ошамаса “кырыс” авазны белдергән зәңгәр төсле карточканы күрсәтегез.

Өйдә әти-әниләрегезгә бүгенге шөгылебез турында сөйләгез, һәм мин өләшкән карточкалардагы рәсемнәрне аӊа туры килгән схема белән тоташтырырсыз.

-Балалар, барыгыз да тырыштыгыз, рәхмәт сезгә!


Балтач районы«Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы» тәрбиячесе Ризванова Сәрия Рәшит кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев