Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Китап йортында милли рух, монда татар дөньсы!

Газетабыз укучысы Ралия Кәримова иҗаты

Китапханә

Милли җанлы, үзе данлы

Безнең китапханәбез.

Без анда очрашуларга,

Бәйрәмнәргә киләбез.

Биредә күптән үз кеше

Язучылар, шагыйрьләр;

Диварларга сеңгән җыр-моң,

Мәгънәле сүз, шигырьләр.

Китап йортында милли рух ,

Монда татар дөньсы!

Килә бу китапханәгә

Һәрбер татар баласы.

Милләтнең тарихын барлап,

Кайта алар өйләргә.

Белем туплап, гыйлем өстәп,

Дусларына сөйләргә.

Акыл байлыгы зур байлык,

Белем байлыгы матур.

Килегез китапханәгә,

Җаныгыз баеп кайтыр!


Идел-йортта булсын иминлек

Иртәләрне төреп таң нурына

Шатлык белән туа көнебез.

Таң шикелле якты, аяз күкле

Татарстан - туган җиребез.

Яңарышта шәһәр - авылларым,

Бәрәкәтле урман-җирләрем.

Дуслар килә безгә өйрәнергә

Тыныч, тату яшәү серләрен.

Моңлы, җырлы туган телебез бар,

Үзенә тартып тора ерактан.

Хезмәт сөя эшчән кулларыбыз,

Булдырабыз үзебез һәр яктан.

Данлап яшик туган җиребезне,

Спортта, эштә - һәркем күрерлек;

Дәүләтемдә байлык, бердәмлек һәм

Идел-йортта булсын иминлек!


Тукай һәйкәлендә

Шигъри язда, Тукай һәйкәлеңә

Тагын килдек шигырь тыңларга...

Авыр тормыш юлың, иҗат көчең

Сала безне шундый уйларга.

Тукай диеп искә алган саен,

Килә сиңа болай диясе:

Син бит бөек татар милләтенең

Сөеп туймас хөрмәт иясе!

Яшь чагыңнан ачы ятимлекләр,

Авырлыклар үткән башыңнан...

Милләтеңә юл күрсәтеп киттең,

Ут яндырдың чакма ташыннан!

Данко йөрәгедәй синең йөрәк

Балкып яна әле бүген дә.

Тукай исеме якты йолдыз сыман,

Татарстаныбыз күгендә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь Күңелемдә шигырь туды шигырьләр