Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Хуш киләсең, Яңа ел!

Яңа ел бәйрәме сценарийларын бирүне дәвам итәбез.

Бәйрәмчә бизәлгән зал. Уртада чыршы. Чаңгы кигән малай керә.

Малай. Кыш бабай! Кар кызы! Ау-ау! Кыш бабай, Кар кызы! Каян табарга инде боларны. Мәктәптә бәйрәм башлана. Ә Кыш бабай белән Кар кызы юк.

Кыш бабай! Кар кызы! Ау-ауу!

(Аю торып чыга.)

Аю. Кем бар анда? Кем  мине йокыдан уятып вакытсыз  йөри?

Малай. (Куркып) Ббб-ууу  мммин. Олы Арташ мәктәбе укучысы. Бездә бәйрәм була, ә Кыш бабай белән Кар кызы юк.

Аю. Белмим шул. Бер дә ишетмәдем. Әнә теге якка таба барып кара әле. Мин дә барыйм әле бәйрәмгә.

Малай. Әйдә. Яңа ел бик күңелле булачак.

(Малай аю белән юлын дәвам итә.)

Малай белән Аю. Кыш бабай,Кар кызы!

Куяннар килеп чыга.

1 Куян. Син кемне эзлисең?

Малай. Кыш бабай белән Кар кызын.

2 Куян. Мин күрдем аларны. Әнә тегендә киттеләр. Аннан соң буран чыкты. Эзләре югалгандыр инде.

Малай. Адаштылар микән?

Куян. Белмим шул инде. Әйдә, бергәләп эзлибез.

(Бергә китәләр. Аларга күселәр очрый.)

Малай. Кыш бабай белән Кар кызын күрмәдегезме?

Күселәр. Юк шул.

1Күсе. Нигә эзлисез аларны?

1куян. Бәйрәм була бит.

2Куян. Тәмлеме ул?

2Күсе. Тәмлесен тәмле дә бик тиз үтеп китә шул.

Аю. Әйдәгез, сез дә бәйрәмгә барыгыз. Шунда күрерсез барын.

(Керпе уйнап йөри.)

Керпе. Бәйрәмгә барасым килә. Бер уйнар идем, тәмле күчтәнәчләр ашар идем.

Барысы бергә: Әйдә киттек. Иң башта Кыш бабай белән Кар кызын табарга кирәк.

Керпе. Миндә урман картасы бар. Әйдәгез карыйбыз.

(Барысы да карыйлар. Иң кыска юлны табалар һәм китәләр. Сарбай килеп чыга.)

Сарбай. Һау-Һау –Һау.Сезне эзли – эзли арып беттем.

1Куян. Мин Сарбайдан к-к-куркам.

2Куян. Мин дә.

Керпе.Мин дә.

Малай. Курыкмагыз, ул сезгә тими.

Сарбай. Әйдәгез, мин аларның кайда икәнен беләм.

 (Барысы да Сарбай артыннан китәләр. Кыш бабай, Кар кызы һәм дуңгыз балалары Наф-наф,Нуф-нуф керә.)

Кыш бабай.

Сезгә килдем менә

Ерак-ераклардан.

Тәмле күчтәнәчләр

Тутырып капчыкка.

 

Нык сәламәтлек,

Шатлык һәм бәхет,

Яхшы билгеләр

Телим барыгызга.

 

Тыныч булсын

Барлык илләр.

Чәчәк атсын

Илебездә гөлләр.

Кар кызы. Исәнмесез, минем яраткан дусларым. Сезне сагынып килдек. Яңа елда, яңа бәхетләр, яңа уңышлар телибез сезгә.

Наф-наф, Нуф-нуф. Яңа еллар белән Сезне.

                                    Бәхет,куанычлар.

                                    Мул табыннар,

                                    Сезгә вәгъдә итәбез.

(Ике дуңгыз баласы бии).

 

Кыш бабай. Булдырдыгыз. Әйдә, кызым, яраткан җырыңны җырлап җибәр әле. Ә без балалар белән чыршы тирәли әйләнербез.

Кыш бабай. Капчыгымда күчтәнәчләр бик күп. Нинди һөнәрләрегез бар? Әйдәгез рәхим итегез.

(Балалар һөнәрләрен күрсәтәләр. Ярышлар,уеннар үткәрелә. Кыш бабайның телефоны шалтырый.)

Кыш бабай. Алло,алло. Әйе, бу мин. Без әле Олы Арташ мәктәбендә. Хәзер сезгә киләбез.

Кар кызы. Уйнап күңел ачтык,

                  Биедек, җырладык.

Кыш бабай. Бик акыллы, зирәк, тапкыр балалар икәнсез. Безнең китәр вакыт җитте. Бер елга Наф-наф белән Нуф-нуфны сездә калдырабыз. Бу елда да уңышлар сезгә.

Кар кызы. Ә Сарбайны үзебез белән алып китәбез. 12 елдан соң алып килербез. Хәзергә хушыгыз.


Саба районы Олы Арташ төп мәктәбе укытучысы Илсөяр Дәүләтова   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы, эчтэлекле,кыска да,кунелле дэ