Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кееш гомере ике килми

«Кеше гомере ике килми,» - дип җырларда еш җырланса да, без бу сүзләрнең асылын кайчакта аңлап та бетермибез бугай. Әгәр аңласак, ашыга-кабалана, инде болай да кыл өстендә торган гомеребезне куркыныч астына куяр идек микән?

Юлларда йөргән чагында бик күп күңелсез хәлләр күрергә туры килә. Хәзерге заманда барлык кеше дә машина технологиясенә күчеп бетте. Кая гына карама — машина, җәяү йөргән кеше хәзер сирәк инде ул. Машинаны һәркем дә йөртә белә, ләкин кагыйдәләрне үтәп йөртүче бик сирәк. Шоферларның шушы кагыйдәләргә таянып эш итмәүләре аркасында, бик күп бәла-казалар, юл һәлакәтләре килеп чыга да инде.

Шәһәр җирендә, гадәттә, март азагы — апрель башларында урамнар кардан арына. Ләкин шул ук вакытта әле ишек алларында бозлы «таулар» кала. Моннан тыш, иртә-кич көн саен диярлек катырып тора. Чиста асфальт булуына карамастан, анда юка гына боз катламы ятарга мөмкин. Билгеле булганча, энәле кышкы шиналар әлеге өслектә әйбәт хезмәт күрсәтә, тик менә чиста асфальт юлда бик тиз эштән дә чыга. Ашыгып, җәйге резинага күчү боз катламы өстеннән хәрәкәт иткәндә көтелмәгән юл һәлакәте китереп чыгарырга мөмкин.

Шулай ук, кемдер машинасына көчле музыка җиһазлары куя, икенчеләре салонның төсен ай саен үзгәртә, күпчелеге тәрәзәләрен тонировкалый. Җәй айларында бу күзгә күренеп ешая. Чөнки машина йөртүченең дә автомобилендә утырганда кояш нурларыннан качасы килә. Тонировканың уңай яклары да бар: машина эчендәге әйберләрне бурлардан яшерә, каршыга килгән машина утын үзенә ала. Ләкин аның зыяны юк түгел. Алгы тәрәзәләрне тонировкалау автомобиль йөртүче өчен уңайсыз шартлар тудыра. Ул кырыйдан барган машинаны күрүгә комачаулый, борылган, артка чигенгән вакытта да авырлыклар тудыра.

Уйлап карасаң, хәзерге кешеләр заман артыннан куа диярсең. Бер-берсенә карап ниләр генә кыланмый. Юлда йөргәндә музыкалар акыртып үтеп китә, яңгыр яуган булса, кешене дә күрмичә су чәчрәтеп китеп бара.
Хәзер бит руль артына аегы да, исереге дә утыра. Нинди тизлек белән йөргәннәрен үзләре дә белми. Шәһәргә барган вакытта, шундый хәлләр күрәсең: озын " КамАЗ" ларны уза-уза, берсен-берсе уздыра-уздыра машиналар чаба. Автоузышка чыкканнар да, беренче килергә тырыша диярсең. Каршыга килүче машиналар агымы да, үлем белән күзгә-күз очрашу да куркытмый аларны.

Мин-минлекне күрсәтүме бу, сине зарыгып көткән кешеләр белән тизрәк очрашу теләгеме, заманны куып тотарга тырышумы, әллә инде кабалану, сабыр итә белмәү галәмәтеме? Ә бит шундагы бер саксыз гамәл сине бу яктылыктан мәңгелеккә алып китәчәк!

Шәһәрдә дә шул ук хәл. Машиналар гына түгел, җәяүлеләр дә берсен-берсе этә-төртә бар көченә йөгерә. Җитмеш яшьлек әби-бабайларның да, 6-7 яшьлек сабыйның да светофорда яшел ут янганны көтеп торырга сабырлыгы җитми. Зур тизлек белән килүче машинаны күрсә дә, уе башкада: тизрәк юлны аркылы чыгып чабарга. Шулай шул, хәзер кешеләрнең машинага игътибар бирүләре җитеп бетми. Бу бигрәк тә кечкенәләргә кагыла. Алар уйнарга бик тә яраталар, ләкин шул уен аркасында, уеннан уймак китереп чыгаралар. Юлга кинәт кенә йөгереп чыгалар да, светофорга карарга кирәклекне оныталар, юл кагыйдәләрен белеп бетермиләр. Бу инде, әлбәтта, аларның гына гаебе түгел, бу өлкәннәрнең дә гаебе. Алар бит балалар өчен җаваплы, шулай булгач, юл йөрү кагыйдәләрен аңлату аларның бурычы. Хәзерге заманда кешеләргә шуны әйтер идем: алдыбызны-артыбызны карап йөрик, өлкәннәрнең сүзенә колак салыйк, ашыкмыйк зинһар, яшәргә өлгерми калуыбыз бар бит!!!

Эльвина Нәҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев