Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ир­тә­гә – яңа мәк­тәп­кә

«Баш­лам без­дән – дә­вам сез­дән» бәй­ге­сенә

Ай­дар­ның кү­ңе­лен сө­е­неч тә, бе­раз гы­на кур­ку да би­ләп ал­ды. Ир­тә­гә ул яңа мәк­тәп­кә ба­ра.

 

Яңа мәк­тәп, яңа укы­ту­чы­лар, яңа класс­таш­лар һәм уку­чы­лар... Ай­дар­га әле бо­лар­ның бер­се дә та­ныш тү­гел­ләр. «А­лар бе­лән ара­ла­ша, дус­ла­ша алыр­мын ми­кән?» ди­гән уй­лар аны бор­чып то­ра. «Аң­ла­ма­ган оч­рак­та укы­ту­чы­лар яр­дәм­гә ки­леп ка­бат аң­ла­тыр­лар­мы? Ип­тәш­лә­рем ми­не ни­чек ка­бул итәр­ләр, мин­нән көл­мәс­ләр­ме?» – ул ба­ры­сын да уй­лап ты­ныч­сыз­ла­на. Лә­кин мәк­тәп­кә бар­мый­ча ка­лып бул­мый.

Ул үзе­нә нык­лы ка­рар ка­бул ит­те. Ба­ры­сын да ны­гы­тып игъ­ти­бар бе­лән тың­лар­мын, уку­дан арт­та кал­ма­мын, үзем­не уку ал­дын­гы­сы итеп күр­сә­тер­мен, чөн­ки мо­ңа ка­дәр укыт­кан укы­ту­чы­ла­рым­ны бик яра­там, хөр­мәт итәм. Алар­ның йөз­лә­ре­нә кы­зыл­лык ки­те­рә­сем кил­ми. Ай­дар үз-үзен ты­ныч­лан­ды­рып йо­кы­га кит­те. Ул тө­шен­дә яңа мәк­тәп­тә яңа дус­лар, ип­тәш­ләр тап­ты. Укы­ту­чы­лар да аны үз ит­те­ләр. Ул ба­ры­сы бе­лән дә дус­лык җеп­лә­ре суз­ды. Укыр­га да ты­ныч кү­ңел бе­лән йөр­де.

Шун­дый тәм­ле төш­ләр кү­реп ир­тән-ир­түк уян­ды, бар­лык уку әс­бап­ла­рын алып, ма­тур итеп ки­е­неп укыр­га кит­те.

Фи­рү­зә Му­лю­ко­ва, Кук­ма­ра ра­йо­ны, Ар­па­яз мәк­тә­бе, 2нче сый­ныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп укытучы укучы класс