Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әгәр мин Президент булсам...

Президентның үз вазифаларына керешү мизгелен телевизор тапшырулары аша күргәнем бар. Яңа сайланган Президент Конституциягә уң кулын куеп ант итә һәм имзасын куя. Ә гади халык алда булачак уңай үзгәрешләргә, яхшы киләчәккә өметләнә.

Әгәр Президент булсам, халык алдында биргән антымны үтәргә тырышыр идем. Президент – кәнәфигә утырып, «тегене эшләргә, моны эшләргә!» дип әмер бирүче түгел. Ул кануннар үтәлешен дә контрольдә тота, яңадан-яңа проектларны да гамәлгә ашыра.

Сәламәтлекне кайгырту да беренче планда булырга тиеш. Белгәнебезчә, хастаханәләрдә урыннар аз. Онкологик үзәкләр кирәк. Соңгы елларда яман шеш авырулары замана чиренә әверелде. Яман, авыр чирләрне дәвалау өчен уңай шартлар тудырылуын телим.

Әгәр Президент булсам, татар әдәбияты һәм аның дөньяда тоткан урынын, рәсем, театр, музыка, кино сәнгатьләрен заманча дәрәҗәгә җиткерер идем.

Авыл җирлекләрендә сәнгать мәктәпләре ачылса, тагын да яхшырак.

Экологик проблемаларны да уңай хәл итәргә кирәк. Мөгезле эре терлек фермаларын арттырырга. Яшелчәчелек-бакчачылык комплексларын тагын да ишәйтергә. Уңайлыклары булган йортларны күбрәк төзергә. Шуларны тормышка ашыра алганда гына, антымны үти алдым дип, тынычланырга була.


Айдар Хәлилов, Мөслим районы, Түбән Табын интернат-мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев