Бик күп истәлек анда...
Бер темага ике шигырь.
Әбиемнең сандыгы
Әбиемнең сандыгында
Бик күп истәлек ята.
Берсен ала, берсен куя –
Әби сандык бушата.
Үзе сөйли истәлекләр:
«Монысы – бабаң бүләге».
Безнең өчен бабай үрнәк,
Ул – әбинең терәге.
Әби чиккән ак кулъяулык –
Сандыкның бер бизәге.
Мин дә чигәргә өйрәнәм,
Каршымда бар үрнәге.
Сандык тулы дәү әнинең
Истәлекләре белән.
Үткәнгә кайтып килергә
Мин әбиемә киләм.
Чулпан Ризатдинова, Тукай районы, Күзкәй мәктәбе.
Әбием сандыгы
Кадерле әбиемә
Бер көн кунакка кайткач,
Сорадым мин тыныч кына
Икәү йокларга яткач:
– Әйт әле, әбекәем, сез,
Ниләр киеп йөрдегез?
Безнең кебек джинсы чалбар,
Футболкалар кидегез?
– Юк, бәбием, бәбекәем,
Джинсы чалбар кимәдек.
Андый кием бар икәнен
Без бит хәтта белмәдек.
Иртүк торгач әбием
Сандык янына килде.
Җыерчыклы куллары
Чиккән күлмәккә тиде.
– Әй, бәбием, бәбекәем,
Яннарыма кил, – диде.
Без нәрсә киеп үскәнне
Менә кара, бел, – диде.
– Монысы менә күлмәгем.
– Монысы булыр камзулым.
Яшь чагымнан сакланган
Хәзинәмнең иң зуры.
Монысы – минем ак калфагым,
Әнием биргән тегеп.
Чит-читләрен мәрҗән белән
Әбием биргән чигеп.
Бар киеме чигелгән,
Бар киеме бизәлгән!
Бу сандыкта шул кадәрле
Байлык барын кем белгән?
Мондый матур киемнәрне
Нигә без дә кимибез?
Татар халкы киеменең
Матурлыгын күрмибез?
Мәктәптәге бер бәйрәмдә
Мине күрерсез әле.
Әбиемнең күлмәкләрен
Киеп килермен әле.
Камилә Зыятдинова, Тукай районы, Биклән мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев