Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әби­ем сан­ды­гы – үт­кән та­рих

Кай­бер га­и­лә­ләр­дә үз­лә­ре өчен ка­дер­ле бул­ган, бу­ын­нан-бу­ын­га сак­ла­нып ки­лү­че ис­тә­лек­ле әй­бер­ләр бу­ла.

Без­нең өй­дә Фә­ния әби­ем­нең бик ка­дер­ләп сак­лый тор­ган сан­ды­гы бар. Ан­да­гы әй­бер­ләр та­рих­ны ис­кә тө­ше­рә. Ул алар­ны күз ка­ра­сы­дай сак­лый һәм без­гә, онык­ла­ры­на да күр­сә­теп, ис­тә­лек­лә­рен сөй­ли.

Сан­дык­ның бер поч­ма­гын­да әби­гә әни­сен­нән кал­ган кал­фак сак­ла­на. Ул аны ку­лы­на алып, әк­рен ге­нә сөй­ли: «Бу кал­фак­ны әни ки­лен бу­лып төш­кән­дә үк ки­гән, ан­нан ми­ңа кал­ды. Ми­ңа, аны ки­еп, сәх­нә­дә спек­такль­ләр­дә уй­нар­га ту­ры кил­де», – ди.

Сан­дык­та әби­нең үз кул­ла­ры бе­лән сук­кан сөл­ге­лә­ре дә бар. Мин биг­рәк тә аның бәй­лә­гән чел­тәр­лә­ре, чик­кән сөл­ге­лә­ре­нә ка­рап сок­ла­нам. Элек­ке­ге ва­кыт­лар­да ни­чек шу­лай өл­гер­де­ләр икән, дип уй­га ка­лам.

Ул әле ис­тә­лек дип ча­ба­та да сак­лый. Ча­ба­та­га ка­ра­гач, бү­ген­ге ма­тур тук тор­мыш­та яшә­ве­мә бик сө­е­нәм.

Сан­дык­та, мө­га­ен, иң ка­дер­ле әй­бер – бо­рын­гы таль­ян гар­мун­дыр! Без­нең дәү ба­бай авыл­да иң ос­та гар­мун­чы бул­ган. Ул, су­гыш­ка кит­кән­дә, дәү әби­е­мә гар­мун­ны сак­лар­га кал­дыр­ган. Әби: «Ач­лы-тук­лы яшә­сәк тә сак­ла­дык», – ди. Кыз­га­ныч, дәү ба­бай су­гыш­тан кайт­ма­ган. Аның су­гыш­тан яз­ган иң соң­гы ха­ты да сак­ла­на. Ба­ба­е­быз су­гыш бет­кән көн­не – 9 нчы май көн­не – Поль­ша җи­рен­дә ятып кал­ган.

Фә­ния әби­ем: «Кы­зым, бу сан­дык­ны мин си­ңа кал­ды­рыр­мын, син ми­не ис­кә алып, үзең­нең ба­ла­ла­ры­ңа күр­сә­тер­сең», – ди. Әби­ем­нең те­лә­ген үтәр­гә, ыша­ны­чын ак­лар­га ты­ры­шыр­мын.

Ай­си­нә Яку­по­ва, Ту­кай ра­йо­ны, Бик­лән мәк­тә­бе.

Фотода Яңа Чишмә районы Зирекле авылы музее экспонатлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев