Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Авылым офыклары

Актаныш районы, Богады мәктәбе укучылары яза

Авылым офыклары

Таң атканда кояш калка

Иртән иртүк безнең якта.

Офык бите алсуланып

Нурлар чәчә һәр тарафка.

 

Күңелләрне дәртләндерә,

Таң атуын күргән мизгел.

Сәлам бирә күзен сирпеп

Иртә белән ачылан гөл.

 

Теләк телим һәр иртәдә:

Аяз булсын күк йөзләре,

Яланнарда саклансыннар

Тәпи баскан тәүге эзләр.

 

Балалыктан чыгып барам,

Шул эзләрне барлый-барлый.

Туган авыл кырларында

Тургай җырын тыңлый-тыңлый.

 

Кояш байый авылымда

Офыкларны алландырып.

Сагышланмыйм, чөнки беләм,

Туасы таң алда барын.

Арсланова Энҗе,6 нчы сыйныф укучысы

 

 

Бәхет нәрсәдә икән?

Бу дөньяда минем өчен

Иң зур бәхет ул саулык.

Дөньябызның тынычлыгы,

Гаиләбезгә татулык.

 

Әниемә матур сүзләр

Әйтә алам һәр көнне,

Эшләрне бергә эшлибез

Шушы бәхет түгелме?

 

Әтиемне көтеп алам,

Ул эштә булган чакта.

Бик охшарга тырышам мин

Киң күңелле апама.

 

Бәхет нәрсәдә икәнен

Инде төшендегезме?

Сәламәтлек, тату гаилә

Иң зур бәхет шул инде.

 

Таңсылу Хафизова, 6 нчы сыйныф укучысы

 

 

Сагыну

Читтә йөргән кешеләр

Туган җирен сагына.

Әти-әни нигезе

Тарта туган ягыма.

 

Авыл башындагы кое

Каршы ала кайтканда.

Тау астындагы чишмә

Челтери таң атканда.

 

Тәмле суын эчкәндә

Шифа була җаныма.

Һәрвакытта сагынып кайтам

Авылдашлар янына.

Рәилә Сөләйманова, 9нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев