Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ахирәт дуслар

Көзнең бер көне. Мин иртән уянуга, тизрәк тәрәзә янына ашыктым.

Урамда көн бөркү. Сибәләп-сибәләп кенә яңгыр ява, аннары болыт арасыннан саран гына кояш елмая. Кояшның нурлары шул чәчәкләрдәге яңгыр тамчыларында җемелдәп, күзләрне кызыктыра. Мин бу сихри матурлыкка сокланып карап тордым, аннары мәктәпкә укырга барасымны искә төшереп, тиз генә әзерләнә башладым. Аш бүлмәсеннән шундый тәмле коймак исе килеп керде. Әнием һәркөн шулай бездән иртәрәк уянып, җылы ризык әзерли.

Мин киенеп, чәчемне матур итеп җыйдым да тизрәк аш бүлмәсенә чыктым. Анда мине әти белән әни, әби белән бабай өстәл янында көтәләр иде. Эх, яратам да инде шундый иртәләрне! Барыбыз бергә җыелып, иртәнге чәйне эчүләрне. Мин нинди бәхетле. Барыбыз да исән-сау.

Килеп утыргач, әни миңа чәй ясады, һәм мин яңа пешкән коймакка җиләкле кайнатма ягып чәй эчтем. Әбием, мине кайгыртып, йомшак тавыш белән болай диде:

- Кызым, акыллым, бүген мәктәпкә барганда, кулчатыр алырга онытма. Алайса юешләнәсең, көн болытлап тора, яңгыр яварга охшаган.

- Ярар, әбекәй, алырмын. Әбекәй, кара әле, без бит бүген Гөлҗамал әби янына барасы идек.

- Кызым, барабыз, барабыз. Без инде 2 атнадан бирле аның янына барырга җыенабыз. Рәхмәт төшкере, ярый син искә төшердең. Әле күчтәнәч итеп, бер кәрзин алма да алырбыз.

- Яхшы, әбекәй. Ай, мин бит соңга калам!

- Иртә бит әле, кая ашыгасың? – диде әни, шаккатып.

- Мәктәпкә Саҗидә белән бергә барырга сөйләшкән идем, - дип әйттем дә, сумкамны, кулчатырны алып чыгып йөгердем.

Саҗидә белән күпер янында очраштык. Ул үзенең сеңлесе Газизә белән иде.

Саҗидә миңа карап:

- Дилә, минем шундый йокым килә... Менә хәзер уземнең йомшак караватымда киерелә-киерелә яткан булыр идем. Эх.. Шундый барасым килми мәктәпкә, кайчан инде җәй җитә?

- Саҗидә, син бәләкәй бала кебек. Без бит инде алтынчы сыйныфта. Безгә укырга кирәк, укымыйча берни дә эшләп булмый. Ә җәйгә бик ерак әле. Борчылма, мәктәптән кайткач ятып торырсың.

- Булмый шул, мин дәү әнием белән Гөлҗамал әбиләргә барырга сөйләштек. Хәлен белеп кайтырбыз дигән идек.

- Кара әле, алдан сөйләшеп куйганбызмыни, ә. Без дә барасы идек аларга әби белән. Бүген. Шулай ук хәлен белергә.

- Бик яхшы. Бергә-бергә күңелле була ул.

- Әйе-е. Син беләсеңме, без хәзер дәрескә соңга калабыз. Әйдә тизрәк.

Шуннан соң, без Саҗидә белән 6 дәрес укып, өйләргә кайтып киттек. Мине әби генә каршы алды. Чөнки әни белән әти эштә, ә бабай күршеләргә булышырга кереп киткән. Әби бакчадан алмалар җыеп кереп килә иде. Мин өйгә кереп өс-киемемне алыштырып, тамак ялгап алдым да:

- Әбекәй, әбекәй. Беләсеңме, бүген Саҗидә дә дәү әнисе Гөлҗамал әбиләргә бара икән,- дидем.

- Яхшы, кызым. Менә алмаларны әзерләп куйдым. – диде әби, сөйкемле генә елмаеп.

Озакламый без аның белән Гөлҗамал әби янына киттек. Безнең каршыбызга Саҗидәләр дә очрады һәм барыбыз бергә кунакка киттек.

Гөлҗамал әби безне якты йөз белән каршы алды. Үзе көчкә-көчкә генә йөрсә дә, безнең килүебезгә мул итеп табын әзерләгән.

Без дә күчтәнәчләребезне яхшы теләкләр теләп, дога кылып тапшырдык. Аннары көлешә-көлешә чәй эчтек. Әбиләр үзләренең бала чакларын искә төшерделәр. Гөлҗамал әби Саҗидә белән миңа карап болай диде:

- Әй, кызкайларым минем, акыллыларым. Менә сезгә карап торам да үзебезнең яшь вакытларыбызны искә төшерәм. Без дә ул вакытта сезнең шикелле бик якын дуслар идек, хәзер дә Аллаһының биргәненә шөкер, бер-беребезне онытмыйбыз. – диде.

Әбиләребез дуслар булганнар икән. Әйтәм, алар гел бергә сөйләшеп утыралар, бер-берсенә кунакка йөрешәләр.

Кызганыч, Гөлҗамал әбинең баласы юк. Ире дә күптән вафат булган. Үзе генә яши. Без Саҗидә белән икебез, буш вакытларыбызда аның янына килеп булышырга сүз бирдек. Әбиләребез дә безне хуплап алды.

Кич җитеп, караңгылык төшә башлагач, без Гөлҗамал әби белән саубуллашып кайтырга чыктык. Менә мин дә Саҗидә белән олы яшькә җиткәч тә, әбиләр булгач та, бик якын дуслар булып калырбыз дип ышанам.

Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Мингарипова Әдилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев