Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ачыш

Әйе, әйе! Ме­нә шу­шы әк­рен ге­нә тир­бә­леп җир­гә төш­кән кар­лар­га ка­рап тор­дым да... үзем өчен ачыш яса­дым.

Су­лыш алуы ук рә­хәт. Саф һа­ва, ти­рә-як­та ак­лык!  Әк­рен ге­нә ап-ак кар ява! Бик са­гын­ды­рып, көт­те­реп ява бы­ел кар. Әл­лә шу­ңа да биг­рәк ма­тур һәм сер­ле то­е­ла ми­кән бу кыш?!

Шу­лай да мон­дый кыш без­дә – Та­тарс­тан­да гы­на­дыр. Юк, юк, дө­рес­рә­ге, ми­нем ту­ган ягым­да – Мин­зә­лә­дә ге­нә­дер! Биг­рәк ма­тур шул без­нең ту­ган җи­ре­без! Баш­ка җир­дә бө­тен­ләй икен­че төр­ле­дер кы­шы да, ка­ры да… Әл­лә ми­ңа гы­на шу­лай то­е­ла ми­кән?  Ә мо­ның  бит се­ре бар. Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, мин әле аны үзем дә яңа гы­на аң­ла­дым. Әйе, әйе! Ме­нә шу­шы әк­рен ге­нә тир­бә­леп җир­гә төш­кән кар­лар­га ка­рап тор­дым да... үзем өчен ачыш яса­дым.

Кар бөр­тек­лә­ре, уй­ный-уй­ный, иң­баш­ла­ры­ма ку­на­лар. Кай­бер­лә­ре агач бо­так­ла­рын­да уты­рып ка­ла. Бер­кая ка­ра­мый­ча, туп-ту­ры җир­гә тө­шеп, бө­тен­ләй­гә шун­да  ятып кал­ган­на­ры да бар.  Бак­саң, кар бөр­тек­лә­ре­нең дә үз хол­кы бар икән бит. Ша­ян­на­ры, әр­сез­лә­ре, ты­ныч-са­быр­ла­ры, усал­ла­ры... Тыш­кы кы­я­фәт­лә­ре бе­лән дә алар бер-бер­се­нә ох­ша­ма­ган! Ике бер­төр­ле кар бөр­те­ген оч­ра­тып бул­мый, дип укы­га­ным бар ми­нем. Кы­зык! Нәкъ без – ке­ше­ләр ши­кел­ле үк бу­ла тү­гел­ме соң?!  Шу­ны уй­ла­гач, үзе­мә дә кы­зык бу­лып кит­те.

Кыш­кы көн­нәр­не ямь­гә кү­меп яу­ган бу ак кар­лар, көн­нәр җы­лы­на баш­лау­га, эреп  су­га әве­ре­лә­ләр. Ә ул су­лар, гөр­лә­век­ләр бу­лып, җир­не су­га­ра­лар, һәм ел­га-диң­гез­ләр­гә ку­шы­ла­лар.  Җир­дә әнә шун­дый ма­тур эш­ләр баш­кар­ган­нан соң, ашы­га-ашы­га һа­ва­га кү­тә­ре­лә­ләр. Ни өчен ди­сез­ме? Соң алар­ның  бак­ча-кыр­лар­га яң­гыр бу­лып ява­сы, ә көн­нәр су­ы­ту­га, та­гын, кар бөр­тек­лә­ре бу­лып, җир­гә тө­шә­се­лә­ре, без­не сө­ен­де­рә­се­лә­ре бар бит!  Гел из­ге­лек эш­ләү алар­ның уен­да!

Ә без – ке­ше­ләр? Без дә шу­лай ях­шы­лык  эш­ләр­гә ашы­га­быз­мы соң? Ме­нә бу урын­да мин ап­ты­рап кал­дым... һәм шун­да ук җа­ва­бын да тап­тым! Ке­ше­ләр­нең дә  кыл­ган га­мәл­лә­ре үз­лә­ре­нә әй­лә­неп кай­та бит. Бу хак­та бар­лык әки­ят­ләр­дә дә, хи­кә­я­ләр­дә дә языл­ган.  Ди­мәк, ке­ше­ләр­гә дә, кар бөр­тек­лә­ре ке­бек, гел ях­шы­лык кы­на эш­ли­се...


Ал­су Га­ти­на, Мин­зә­лә шә­һә­ре, 3нче ур­та мәк­тәп, 4Г сый­ны­фы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев