Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Абага чәчәге

Малайлар кечкенәдән үзара дус булып үстеләр. Агылый да тагылый, инә белән җеп кебек инде менә. Шуңа күрә бу икәүнең маҗараларына беркем дә гаҗәпләнмәде.

Айрат бик шук, шаян һәм тиктормас, ә Камил дустының нәкъ киресе: тыныч һәм сабыр иде.

Мәктәптә кызлар белән шаярып чәчләрен тарту, мәктәп тәрәзәсенә туп тибеп вату дисеңме. Мәликә әбинең зур мөгезле кәҗәсенең мөгезсез калуында да шул икесе гаепле булып чыкты ләбаса. Камил тотып торган, ә Айрат ныклыгын тикшермәкче булган. Мәликә әби мөгезсез кәҗәсен алып килмәгән булса, малайлар гаепләрен дә танымыйлар һәм мөгезнең кайдалыгын да әйтергә уйламыйлар иде әле. Айрат — уйлап чыгарырга оста, ә дусты һәрчак ярдәм итәргә әзер тора иде.

Бервакыт укытучы апалары дәрестә Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» белән таныштырды. Әсәрне укучылар тын да алмый, үз хыялый дөньяларына чумып тыңладылар.

«Абага — гап-гади үсемлек. Исе дә юк, яфрагы да әллә ни матур түгел. Ләкин шул абаганың искиткеч бер хикмәте бар. Абага чәчәк атмый, диләр. Ялганлыйлар! Ата икән. Мең төрле абагалар арасында берсе генә ата икән. Ул яз көне, җиде төн уртасында, ике-өч секундта чәчәк ата, ди. Шул вакытта яшен яшьни, күк күкри, җен-пәриләр чыга, урман яктыра, ди. Абага шундый матур була, ди! Чәчәге бөтен урманны яктырта, исеннән баш әйләнә....Абага чәчәген өзәргә һәм кабарга өлгергән кеше башка кешеләр күзенә күренми!» , - дип укыды укытучы апалары.

Рөстәмнең курку белмәс, батыр булуы шаккатырса да, Айратны серле абага чәчәге ныграк кызыксындырды. Кыңгырау шалтыравын малай түземсезлек белән көтеп алды. Тәнәфескә чыгу белән Камилгә кызып-кызып сөйли башлады : «Нишләп әле без дә аның кебек була алмыйбыз? Авылда бездән дә көчле малайлар юк бит!»

Камил дустының янып торган күзләренә туры карап, аның сүзләрен сәерсенеп, куркыбрак тыңласа да, тыштан сер бирмәде.

Айрат: «Нәрсә синең дә абаганың чәчәк атканын күреп, кешегә күренмичә әллә ниләр эшләп йөрисең килмимени? Эх, син аны!!» — дип кул селтәп китәм дигәндә Камил аны туктатты.

«Узган атнада төнлә белән сарай түбәсендә печәнгә күмелеп кунарга уйлаган кебегрәк килеп чыкмасмы соң!? Күпме көтеп яттым бит!» — диде Камил көрсенеп.

«Юк инде, ул чакны абый барысын да әнигә сөйләп биргән булып чыкты, шуңа килә алмадым», — диде Айрат, үзенең ул чакта куркып калуын сиздермәскә тырышты. «Монысын беркемгә сөйләмәбез яме. Өйдә дә беркем белмәс», — дип дустын тынычландырды Айрат.

«Ә җен-пәриләр килеп чыкса нишләрбез!?»- дип шом салды Камил дусты күңеленә. «Кит инде, әбиләр әкиятенә ышанып торасың! Бер генә күргән дә, очраганнары да булмады әле. Ул-бу булса „бисмилланы“ укырбыз» — дип, малай үз-үзенә дә ышаныч өстәде.

Малайлар алдан бик нык әзерләнделәр: урманга барып абага үсә торган урынны таптылар, барасы көнне билгеләделәр, бер кемгә бер ни сөйләмичә, әйтмичә генә өйдән чыгып китү турында сүз куештылар.

Урманга алар кич алтыда кузгалдылар. Камил Айратларга килде. Дусларның белдертмичә чыгып китүен бары тик оясы янында ятучы Актүш кенә күрде. «Бу юлы нигә мине ияртмиләр?»- дигән сыман, колакларын торгызып карап калды ул.

Абагага юл якын түгел иде. 2-3 чакрым юлны сукмактан бардылар. Аннан урман ешлыгына кергән саен сукмак та тарайды, агачлар да ешайды. Барып җиткәндә караңгы төшкән иде инде. Малайлар җайлап кына урнаштылар һәм көтеп утыра башладылар.

Җиде төн уртасы якынлашкан саен йөрәкләре дөп-дөп килде, сулышлары ешайды. Бары абагалар гына тыныч утыра бирәләр иде. Бер мәлне җил чыкты, күк күкрәгән тавыш ишетелде, нәрсәдер ял-йолт итте. Малайлар четердәтеп күзләрен йомдылар. Шуннан нәрсә булганын ишетмәделәр дә, күрмәделәр дә...

Күпмедер вакыттан соң эт өргән, кешеләр сөйләшкән тавышка уянып киттеләр. «Абагалар кая?! Ә җен- пәриләр кая?!» — дип, малайлар бер-берсенә карап аптырап калдылар. Актүш тә, яннарында торган әти-әниләре дә бер ни дә аңламады.

Әти-әниләренең «Нишлисез монда, ничек килеп эләктегез монда?», дигән сорауларына «Без үзебезне сынарга гына булдык »- диделәр малайлар.

Ә үзләре үзара гына серләшеп алдылар: «Ярый әле, абага чәчәген ашамаганбыз. Күренмәс кешегә әверелгәч, әти-әниләрдән, туганнарыбыздан башка, алар белән сөйләшмичә, җылы назларын тоймыйча ничек яшәр идек!? Әле төзәтә алмаслык хәлләр, хаталар эшләп аткан булыр идек» — дип бер-берсен юаттылар.

Әти-әниләре ачуланыргамы-юкмы дип торган арада, малайлар аларның җылы кочакларына сыенганнар иде инде. Хәзер алар зурларга әйтмичә, үзең генә бер кая да барырга ярамаганлыгын бик яхшы аңладылар. Бер табышмагыбыз чишелми калды.

Уйлап карагыз әле: малайларның урманга киткәнлеген каян белделәр, ничек эзләп таптылар икән?

Азнакай шәһәре 3 нче санлы «Айсылу» балалар бакчасы тәрбиячесе Бәдертдинова Ләйсән Җәүдәт кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

11

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев