Көмеш кыңгырау

Йомшак

Кыз бер мәлгә адымнарын акрынайтты. Аңа таба ниндидер җан иясе якынлаша иде.

Килеп җитәрәк, Зилә аның нәни генә песи баласы икәнен күреп алды, йөгереп барып, ярдәмгә мохтаҗ булган песине кулларына күтәреп алып, күкрәгенә кысты. Песи хәлсез генә тавыш белән кычкырып кызчыкка елышты. Кыз аны җылытырга тырышып, курткасы эченә тыгып өенә йөгерде.

Өйгә песи баласы күтәреп килеп кергән Зиләне кургәч, әти-әнисе аптырашып калды. Урамда йөргән песине кире чыгарып куюын үтенделәр. Фатирда песи асрау бик уңайлы түгел икәнен аңлатып карадылар.

Кыз үзенекен итте. «Сез бит миңа мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәк диеп өйрәтәсез, менә мин аңа ярдәм кирәк булгач өйгә алып кайттым», диде. Әти-әнисе, бер-берсенә карашып, нинди миһербанлы, олы йөрәкле кызлары үсеп килүенә шат елмаеп, ризалаштылар.

Бу вакытта җылы сөт эчеп тернәкләнеп киткән песи баласы, шаярырга теләп, кызчыкның аякларына килеп сарылды. Ап-ак йонлы песи баласы, барысын да шатландырып, гаилә әгъзасы булып яшәп калды. Аңа Йомшак диеп исем куштылар.

Арчаның 1 нче урта гомуми белем мәктәбенең 3нче "А" сыйныф укучысы Гимаева Диана.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: