Көмеш кыңгырау

Җәйге хатирәләр

Быелгы ямьле җәйнең кояшлы, матур бер көнендә минем белән бер истәлекле хәл булды әле.

Көннәрдән бер көнне без иптәш кызым белән саф һавада йөреп керергә булдык. Бер йорт яныннан узып барганда, бер мәченең җиргә егылып төшкән кошны күзәтеп утыруын күрдек. Уңайлы вакыт чыкканын гына көтеп, кош өстенә сикерергә әзерләнә бу.

Ул кош бик кечкенә, әле оча да белми иде әле. Без дус кызым Алинә белән киңәшләштек тә, нәни кош баласын карт мәчедән коткарырга булдык. Мәчене куып җибәрдек һәм кош баласын күтәреп алып, өйгә алып кайттык. Без аңа җыйнак кына өй дә ясап куйдык. Көн саен без, кошчыгыбызның хәлен белергә дип, янына ашыга идек. Без бу кошны бик яраттык. Ул безнең бик кадерле кунагыбыз булды.

Ниһаять, кошыбыз терелеп, очарга җыенган сыман, канатларын кага башлады. Без бу хәлгә бик сөендек. Терелеп беткәч, кошыбызны урманга алып барып, очыртып җибәрдек. Ул, канатларын җилпи-җилпи, безнең белән саубуллашкандай, әкрен генә һавага күтәрелде.

Чаллы шәһәре 54 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы Шәмсетдинова Самирә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: