Көмеш кыңгырау

Вәгъдә

Әлмәттә яшәп иҗат итүче Минзифа Хөснетдинова шигырьләре.

Халык әйтә, вәгъдә – иман! 
Хак әйтелгән, бик тапкыр. 
Кеше бер вәгъдәсен бозса, 
Икенчесен көт тә тор. 


Көлеп сөйли, ышандыра. 
Намус тора арттарак. 
Ышанмаска мөмкин түгел, 
Андый кеше башкарак. 


Бу кешегә шул минутта 
Аклана алса, шул җитә. 
Әммә шушы начар гадәт 
Үз гомеренә китә. 


Киләчәген уйламый да, 
Хәзергесен оныта. 
Йөрәкләргә яра ясый, 
Күңелләрне суыта.

ИЗГЕЛЕК 
Әни әйтә: «Һәр көн саен 
Бер изгелек эшлә,- ди— 
Олыларга юл бирсәң дә, 
Ул да кала истә»,- ди. 


Бер көнне сумканы асып, 
Мәктәптән кайтып киләм. 
Таякка таянып торган, 
Хәлсез бабайны күрәм.

 

«Исәнмесез, хәл ничек?»-дип, 
Мин сорадым аңардан.

«Адаштым бит, юл күрсәт, дип, 
Сорап торам Аллаһыдан».

 

Кесәсеннән кәгазь алып, 
Адресын күрсәтте. 
Беренче катта торам, дип, 
Анысын да искәртте.

«Бабакаем, синең өең 
Менә синең каршыңда».

Мин аны озатып куйдым, 
Рәхмәт әйтте барсына. 


Картлык бигрәк авыр дип, 
Аны җәлләп көендем. 
Бер изгелек эшләдем дип, 
Бераз гына сөендем.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: