Көмеш кыңгырау

Урманда күргәннәрем

Ямьле җәйнең бер көнендә без урманга бардык. Кояш, быелгы җәйгә хас булмаганча, бик каты кыздыра иде.

Тирә-юньдә яшеллек күзләрне иркәли. Баксаң, анда татлы җиләк тә табып була икән. Зур гына нарат агачлары арасында бәләкәй куаклар да үсә. Алардан төшкән яфраклар астында төрле-төрле гөмбәләр яшеренгән,кайдадыр кошларның моңлы тавышлары ишетелә. Мин урманга үзем генә түгел,ә дәү әтием белән барган идем. Ни генә күрмәдек без анда. Бурсык оясын да, хәтта эзләре дә бар иде әле. Дәү әти каен җиләге үскән урын тапты. Җиләге бик тәмле, әмма быел вак икән. Ә мин зур агач төбендә берничә усак гөмбәсе таптым. Шул гөмбә янына килгәч, аяк астында нәрсәдер ялтыраганын күрдем. Елан! Аркам буйлап салкын тир бәреп чыкты. Дәү әти кайдадыр ерактарак калган, күренми дә. Ә елан чакса, нишләргә?! Куркуымны кызыксынуым уздырды. Мин аны читтән генә күзәтергә булдым. Яхшылабрак карасам, еланның баш өстендә ике саргылт табы бар. Ә, бу бит тузбаш елан икән. Тузбашның агулы булмавын кечкенәдән белә идем. Шулай да сакланырга кирәк! Елан әкрен генә шуышып, үз юлына китте. Ә мин теге гөмбәне кисеп алдым да, тынычланып, дәү әтием янына киттем. Аңарга елан күрүемне сөйләдем. Ул да сагаеп калды. Әмма минем куркып калмавыма ничектер горурланып та куйды сыман. Кайтканда, күл буена туктап, суда коендык. Урманда күргәннәремне мәктәптә егетләргә дә сөйләрмен әле!

Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Хәкимов Фаил.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: