Көмеш кыңгырау

Төн­ге ма­җа­ра

«Баш­лам без­лән – дә­вам сез­дән» бәй­ге­сенә

Ма­лай­лар кеч­ке­нә­дән үза­ра дус бу­лып үс­те­ләр. Агы­лый да та­гы­лый, энә бе­лән  җеп ке­бек ин­де ме­нә. Шу­ңа кү­рә бу икәү­нең ма­җа­ра­ла­ры­на бер­кем дә га­җәп­лән­мә­де...

 

Җәй­нең бер кө­нен­дә Ра­вил бе­лән Ра­мил күр­ше Сә­ли­мә апа­ның бак­ча­сын­да пеш­кән тәм­ле, бал­лы ал­ма­ла­рын ур­лап чык­мак­чы бул­ды­лар. План­на­ры зур­дан иде.

Кич җит­те, ко­яш бат­ты. Ма­лай­лар ки­ен­де­ләр дә оч­ра­ша­сы урын­га кил­де­ләр. Сә­ли­мә апа үзе ге­нә тор­са да, бак­ча­сы, өе ялт ит­кән.

Кап­чык то­тып, Сә­ли­мә апа­ның өе яны­на кил­де­ләр. Ал­су ал­ма­лар пе­шеп утыр­ган ал­ма­гач­лар өй­нең арт­кы ягын­да­гы бак­ча­да үсеп уты­ра иде. Ра­мил так­та кой­ма­ның ике рә­шәт­кә­сен су­ы­рып алып, кеч­ке­нә ге­нә «и­шек» ясап куй­ды. Кер­де­ләр. Бак­ча бик бай, ан­да нин­ди ге­нә ку­ак, нин­ди ге­нә җи­ләк-җи­меш, нин­ди ге­нә яшел­чә үс­ми. Ал­ма­ны җы­еп тиз­рәк ке­нә ко­ты­лыр­га бул­ды­лар. Кап­чык тул­ды, көч-хәл бе­лән сөй­ри-сөй­ри алып чык­ты­лар. Чык­кач, ти­рә-як­та ке­ше-фә­лән кү­рен­мә­ве­нә инан­гач, кап­ка тө­бен­дә­ге эс­кә­ми­я­гә уты­рып, ал­ма­ны бү­леш­те­ләр. Бер-ике ал­ма­ны тиз-тиз ашап ка­ра­ды­лар да өй­лә­ре­нә юнәл­де­ләр. Эш­лә­ре пеш­те, тик Ра­мил­нең йө­рә­ге үз уры­нын­да тү­гел. «Әл­лә йө­рә­гем ал­ма­гач янын­да кал­ган­мы?» – дип, үз-үзе­нә сөй­лән­де. Ра­вил­нең кү­ңе­ле ты­ныч кү­ре­нә, аңа ур­лау ипи­гә май ягып ашау бе­лән бер иде ке­бек.

Ир­тә. Әтәч бе­рен­че сә­ла­мен авыл­га юл­ла­ды. Ме­нә көн ту­ды, ко­яш ир­тә­дән кыз­ды­рыр­га ке­реш­те. Тик Ра­мил­нең кү­ңе­лен­дә да­выл, бу­ран. Нин­ди ге­нә эш­кә то­тын­са да, эше бар­ма­ды.

Җом­га көн­не ки­бет­кә ипи ки­те­рә­ләр. Әни­се Ра­вил­не ипи алыр­га җи­бәр­де. Ки­бет­тә ха­лык күп иде. Алар ара­сын­да Са­и­мә апа да бар. Аның йө­зе бор­чу­лы. Ипи­не ән­кә­се­нә алып кай­тып бир­гәч, Ра­вил дус­ты Ра­мил­гә чап­ты. Ра­мил бас­кыч тө­бен­дә елам­сы­рап уты­ра иде. Аңа төн­ге «ба­тыр­лык­ла­ры» өчен әни­сен­нән бик ка­ты эләк­кән. Әни­се әти­се­нә әй­тәм дип тә кур­кыт­кан. Ә Ра­мил­нең әти­се ка­ты кул­лы, бик кы­рыс ке­ше.

Үза­ра сөй­лә­шеп ал­ды­лар да, бар кы­ю­лык­ла­рын эш­кә җи­геп, ма­лай­лар Са­и­мә апа­дан га­фу үте­нер­гә кит­те­ләр.

Ин­саф Га­таул­лин, Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­ны, Кү­гәр­чен мәк­тә­бе, 7нче сый­ныф.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: