Көмеш кыңгырау

Тазның хыялы

Хикәя

Ишегалды түрендәге капка ачылып китеп, ялтырап торган такыр баш күренүгә, тавык-чебешләр «ә» дигәнче юк булдылар. Ялтыраган башның өйгә кайтып керүе – көннең тыныч өлеше беткәнне аңлата иде. Моны бик яхшы белгән тавыклар бәрәңге бакчасына элдерделәр. Үзен әллә кемгә куеп йөргән горур, гайрәтле әтәч тә шыпырт кына юкка чыкты. Баскыч төбендә йокы симертеп яткан Мияубикәнең дә, кисәк кенә йокысы ачылып китеп, ашыгыч эше исенә төште. Хәтта өй кыегында чыркылдашып уйнаган шаян чыпчыклар да күршеләрнең кура бакчасына таба очтылар. Тик бер генә җан иясе ялтыраган башның кайтып керүенә чиксез шатланды, ягымлы тавыш белән «һау-һаулап», койрыгын болгый-болгый, аның каршына атылды. Бу – ишегалдындагы һәр җан иясенә исәпсез кыен күрсәткән ялтыраган башның тугъры дусты Акбай иде.

Тик ни сәбәпледер очрашу мизгелләре Акбай көткәнчә килеп чыкмады. Башка көннәрдә Акбай белән уйный, аның колак артын кашый, ипи сыныгы бирә торган дусты бүген үзен бик сәер тотты. Акбайны бер сыйпап кына алды да ашыгып өйгә кереп китте. Хәтта башка көннәрдә ишегалдының икенче башына тотып ата торган аяк киемен дә кешечә генә салып куйды. Бу бик сәер, гадәти булмаган хәл иде.

Менә шулай сәер итеп мәктәптән кайтып керде һәрвакыт ялтыраган такыр баш белән йөргәнгә Таз кушаматы алган малай. Бу кушаматны аңа башы такыр булганга гына кушмадылар, билгеле. Ул авыл малайлары арасында үзенең усаллыгы, ялганларга яратуы, хәйләгә оста булуы белән аерылып торды. Мәктәптә инде ул үчекләп елатмаган кыз, ул сугышмаган малай калмагандыр. Шулар өстенә төрле хәйләләре белән укытучыларны да кыен хәлләрдә калдырганы бар. Беркем күрмәгәндә мәктәпнең сәгатен үзгәртеп кую, ашханәдә берәрсенең ашына тоз салу, аяк киеменә су салып кую аның өчен берни түгел. Үзләренең йорт ишек алдындагы җан ияләре кебек үк мәктәптә дә аннан качалар. Тик бу хәлләр турында, берничә көннән «иде» дип кенә сөйләп булачак.

Моның шулай булачагын әлегә Таз үзе генә белә. Үзе генә белә дип тә булмый, чөнки дусты Акбай нидер сизенде бит. Әйе, усаллыгы, ялганчылыгы белән дан тоткан Таз кушаматлы малай үзгәрергә җыена! Моңа телевизор һәм Тазның әтисе сәбәпче булды .

Өченче көн кич белән әтисе телевизор карап ятканда, Таз яңа рогатка әмәлләп утыра иде. Шул чакта күзе экранга төште. Анда Казан шәһәрендәге ниндидер «Шүрәле» паркы турында сөйлиләр иде. Казан дигәненә исе китмәде Тазның – барганы да, күргәне дә бар! Тик менә, Шүрәле дигәч, кызыксынып китеп телевизорга якынрак килде. Шул мизгелдә күккә ашып әйләнеп торучы «Шайтан тәгәрмәчен» күрсәттеләр. Аның кабиналарына кешеләр утырган иде. Тазның шаккатудан авызы ачылып калды. Аның беркайчан да мондый биеккә менгәне юк иде әле. Дөрес, ул инде зираттагы йөзьяшәр каен башларына да менде, авылның су башнясына да үрмәләде. Ләкин бу бит башка! Монда менсәң, бөтен Казан күренә бит! Бәлки аларның авыллары да күренәдер әле! Вәт, кайтып малайларга сөйләп җибәрәсең аннары! Таз хыялыннан айнып киткәндә, телевизордан ниндидер рәссам турында сөйли башлаганнар иде. Алар инде «Шайтан тәгәрмәче» турында сөйләгәннәрен дә онытканнардыр. Тик менә Тазның күз алдыннан һич китмәде ул.

Йокларга яткач та төшендә Шүрәлеләрне, Шайтанны, аның тәгәрмәчен, анда утырып әйләнүен күреп саташып бетте. Ул көнне хәтта мәктәптә берәр төрле явызлык эшләргә дә онытты, ишегалдындагы кош-кортлар, Мияубикәләр дә тыныч көн кичерделәр. Уйланып йөри торгач, Таз әтисе белән сөйләшеп карарга булды. Икенче көнне әтисе эштән кайтуга, янына килеп тә җитте:

Әти, әти! Мине каникулда Казанга алып бар әле! Минем «Шайтан тәгәрмәче»нә утырып әйләнәсем килә, бик килә, әти!

Әтисе аны тыңлап бетерде дә елмаеп куйды. Бераз башын кашып торгач болай диде:

Улым, Казан алай бик ерак та түгел, каникулың да җитеп килә. Мин сине алып та барырмын. Тик менә сине «Шайтан тәгәрмәче»нә утыртырлармы икән?

– Нишләп утыртмасыннар, әти, акчаңны түләсәң ике дә, өч тә утыртырлар!

Улым, анда утыртканда укучы балаларның көндәлеген карыйлар бит. Көндәлектә «2»ле булса, якын да җибәрмиләр. Борылып кайткан малайларны беләм мин.

Бу сүзләрдән Тазның башы әйләнеп китте. Болай да туйган иде инде ул шул койрыклы билгеләрдән! Шулар аркасында ничә тапкыр линейкага чыгардылар, «Чәнечке» газетасына язып элделәр, әтисеннән күпме эләкте. Инде тагын аяк чалалар бит! Гомерендә бер күрмәс иде шуларны!

– Әти, әти, ә «2»ле алмыйча укып буламы икән ул?

– Әлбәттә, була, улым! Дәрестә тәртипсезләнмичә, укытучы аңлатканны тыңлап утырсаң, гел урамда йөрмичә, өй эшләрен әзерләсәң «2»ле куючы булмаячак, улым. Иптәшләрең белән дус, тату булсаң, алар да сиңа укуда ярдәм итәрләр. Тырышып карыйсыңмы әллә, улым?

Яхшы уку, тәртипле бала булу турында хыялланып торган Таз «ыхы» дип кенә әйтә алды. Әтисе аның саен җилкендерә иде:

– Җәйге каникулга кадәр бер «2»ле дә алмасаң, Казанга барырбыз, «Шайтан тәгәрмәче»нә утырып әйләнербез! Мин сиңа көне буе Казанны күрсәтеп йөрермен, җырлый торган фонтаннарны карарбыз, аквапаркка кереп су коенырбыз, зоопаркта җәнлекләр белән фотога төшербез....

Ул кичне Таз хыялларына чумып йокыга китте. Икенче көнне инде мәктәптә тәрәзә ватучы да, сәгатьне боручы да, сумкалар яшерүче дә булмады. Таз, укудан кайтып керүгә, мәктәп сумкасын кадерләп кенә өстәл янындагы урындыкка куйды. Әтисе күз карашы белән генә иркәләп улын күзәтте. Тазның йөзендә ныклы бер карарга килү, үз-үзеңә ышаныч ярылып ята иде. Ул китап-дәфтәрләрен барлады, каяндыр ручка табып алды һәм тирләп-пешеп нидер яза-исәпли башлады.

Бу минутларда ишегалдындагы тавык-чебешләр тыныч кына җим чүпли, Мияубикә төшләр күреп йокы симертә, шаян чыпчыклар күрше бакчасыннан кайтып уйныйлар, Тазның дусты Акбай, тәмләп, сөяк кимерә иде.



Гөлфия Галәветдинова, Арча районы, Апаз урта мәктәбе, 7нче сыйныф.

Теги: хикәя
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: