Көмеш кыңгырау

Шифалы гөл

«Дәвам итәбез» бәйгесенә.

Борын-борын заманда яшәгән, ди, булган, ди, бер бик матур кыз. Аның әбисе белән бабасыннан тыш беркеме дә булмаган. Хәер, юк-юк! Тагын бер якын дусты булган әле аның. Тәрәзә төбендә үсеп утырган бик матур гөл...

Ул узенең гүзәллеге белән кызны сокландырган. Шундый матур гөлне кызның туган якларында күргәне юк булмаган. Кыз гөлгә үзенең серләре, уйлары белән бүлешкән. Гөл аны аңлаган кебек кисәк кенә таҗларын селкетә икән. Кыз гөлне иркәләп, рәхәтләндереп үстергән.

Тик, бервакыт кызның тормышында бик моңсу хәл булган. Аның яраткан әбисе белән бабасы бик каты чирләп киткәннәр. Аларны табиблар дәвалап караган, ләкин берсе дә булыша алмаган. Кыз алар яныннан бер адымга да китмәгән, төннәр буе күз дә йоммый бабасы белән әбисенең саклаган. Әмма аларның хәлләре тагын да начарланган. Әбисе нишләргә дә белмәгән кызга урман кырыенда яшәүче сихерчегә барырга кушкан. Ул аларның соңгы ышанычы икән. Кыз тизрәк сихерче янына барган.

Сихерче яхшылап әби белән бабайны карап чыккан да кызга әйткән:

- Әбиең белән бабаеңа бер тылсымлы гөлнең таҗларыннан ясалган дару гына булышыр, - дигән. Шунда, сихерченең карашы тәрәзә төбендә торган гөлгә төшкән.

- Бу бит, синең әбиең белән бабаңа булыша ала торган гөл! Мин аның таҗларыннан дару ясармын, – дигән ул.

Кыз гөлгә соңгы тапкыр тутырып караган да, аны сихерчегә биргән. Сихерче тизрәк үзенең өенә дару ясарга киткән. Ә кызга гөл дустыннан аерылу бик авыр булган. Әмма әби-бабалары кадерлерәк шул!

Икенче көнне сихерче килгән. Аның кулында кечкенә генә шешәдә дару да булган.

- Менә моны көн саен берәр кашык бабаң белән әбиеңә бирсәң, алар терелерләр, – дип, сихерче өенә кайтып киткән.

Бик тиздән әбисе белән бабасы терелгән.

Кыз бик шатланган, ләкин аның күңелен моңсулык каплаган. Бүтән ул үзенең яраткан гөле белән серләшмәячәк, күрмәячәк. Тәрәзәдән кояшның алтын нурларында ялтырап торган чәчәк таҗларының матурлыгына сокланмаячак...

Шул вакыттан соң бер еллап вакыт узган. Беркөнне кичке якта аларның өйләренә сихерче карчык килеп кергән. Аның кулында кызның яраткан гөленә охшаган бер үсенте икән.

- Менә синең яраткан гөлең. Мин аның бер ботагын үземә, икенче ботагын синең өчен алып, савытларга куйган идем. Шулар яшәреп, үсеп киттеләр. Мин бу гөл белән кешеләрне дәвалармын. Ә син якын дустың белән булырсың.

Бу вакытта кыздан да бәхетлерәк кеше бар иде микән?!


Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Вәлиәхмәтова Дилбәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: