Көмеш кыңгырау

Җәнлекләр дә бәйрәм итте

Борын-борын заманда ике авыл арасында булган, ди, урман. Бу урманда төрле җәнлекләр яшәгән, ди.

Бервакыт куян:

- Ура, яңа ел җитә, дуслар белән яңа елны үткәрергә кирәк, - дип, җәнлекләрне чакырырга уйлаган. Урман уртасында үзе утырткан сылу чыршыга бик күп уенчыклар элгән.

Икенче көнне чыршы астында бик күп бүләкләр булган. Җәнлекләр моңа бик сөенгәннәр. Бер-берсе белән бүләккә талаша башлаганнар.

- Болары минем бүләк! – дигән Керпе.

- Ә болары минеке! – дигән Төлке.

- Юк, мин чыршыны бизәдем, сезне кунакка чакырдым, шулай булгач, бүләкләр дә минеке, – дигән Куян.

Шулвакыт агачлар арасыннан Кыш бабай килеп чыккан:

- Тыңлагыз! Тыңлагыз! Бүләкләр барыгызга да җитәрлек, кемгә нинди бүләк икәнлеге капчыкларга язылган.

Тик җәнлекләр укый белмәгәннәр. Кыш бабай ярдәмгә Кар кызын чакырган. Кар кызы бүләкләрне тигез итеп өләшкән. Берәү дә бүләксез калмаган! Куянга – кишер, керпегә – алма, тиенгә – чикләвек, аюга – бал, һәм тагын бик күп, бик күп күчтәнәчләр булган Кыш Бабай капчыгында. Җәнлекләр дә татулашып, бәйрәмне үткәреп җибәргәннәр.


Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Садыйков Әмир.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: