Көмеш кыңгырау

Мин нин­ди бай...

Га­и­лә – бә­хет ач­кы­чы. Ә ке­ше җи­һан­га бә­хет өчен туа. Бә­хет фә­кать га­и­лә аша гы­на ки­лә.

Хә­зер­ге за­ман ке­ше­лә­ре га­и­лә бай­лык­ла­рын аң­лап бе­тер­ми. Элек­ке ва­кыт­лар­да га­и­лә­не хөр­мәт ит­кән­нәр, тар­кат­мый­ча яшә­гән­нәр. Га­и­лә, ми­нем­чә, бер-бе­рең­не хөр­мәт итү, яра­ту, кай­гыр­ту. Га­и­лә­дә иң мө­һи­ме: бер-бе­рең­не яр­ты сүз­дән аң­лау, бер-бе­ре­ңә та­я­ныч бу­лу. Хә­зер күп ке­нә га­и­лә­ләр вак-тө­як ким­че­лек­ләр, бер-бер­се­нә юл куй­мау һәм тың­ла­мау ар­ка­сын­да тар­ка­ла­лар. Ба­ла­га бу хәл­ләр­дә ка­лу бик авыр тәэ­сир итә.

Бү­ген күп­ме ба­ла­ның йә әти­се, йә әни­се яки бер­ке­ме дә юк бит. Ту­лы га­и­лә­дә һәр­кем­нең үз уры­ны бар: әти, әни һәм ба­ла­лар. Га­и­лә әгъ­за­ла­рын элек­тән кал­ган тра­ди­ци­я­ләр һәм үз-үзең­не то­ту ка­гый­дә­лә­ре бер­ләш­те­рә, сак­лый.

«Та­ту га­и­лә­гә кай­гы кер­ми» дип юк­ка гы­на әйт­ми­ләр бит. Әгәр дә га­и­лә та­ту икән, алар­га бе­рәр нин­ди кай­гы кер­сә дә, аны бер­гә җы­е­лы­шып, ты­ныч кы­на чи­шә­ләр. «О­я­сын­да ни күр­сә, оч­кан­да шу­ны эш­ләр», «Га­и­лә – тор­мыш ни­ге­зе, ә ба­ла­лар көз­ге­се» ди­гән мә­каль­ләр дә бик күп­не аң­ла­та.

Га­и­лә ди­гәч, күз ал­ды­на иң бе­рен­че бу­лып нәр­сә ки­лә?

6 яшь­лек Сө­ем­би­кә­гә дә шун­дый со­рау бир­де­ләр. Ул әз­рәк уй­ла­нып тор­ды да:

– Га­и­лә – ул әти, әни, сең­лем Сөм­бел һәм дәү әни­ем бе­лән дәү әти­ем, – дип җа­вап бир­де.

Аңа та­гын со­рау бир­де­ләр.

– Син га­и­ләң­не яра­та­сың­мы? Ярат­саң, ни өчен?

– Мин га­и­ләм­не бик-бик ка­ты яра­там. Чөн­ки мин көн са­ен сең­лем бе­лән уй­ныйм, әти ми­не «Гөл­кә­ем», ә әни «Сө­ем­би­кәм ми­нем» дип йөр­тә. Дәү әни­ем бе­лән дәү әти­е­мә көн са­ен ку­нак­ка йө­рим, алар­га кил­гән са­ен ко­чак­ла­ры­на сы­е­нам. Алар ми­не һәм сең­лем­не бик яра­та­лар, – ди­де кыз­чык.

Ми­нем дә га­и­ләм бар: әти, әни, апа­ем, энем һәм әби. Мин алар­ны бар әй­бер­дән дә күб­рәк яра­там. Алай-бо­лай мәк­тәп­тә бе­рәр нин­ди бор­чу-мә­шә­кать ту­са, мин өй­гә кә­еф­сез кай­тып кер­сәм, әни үзе­нең җы­лы, наз­лы ка­ра­шы бе­лән кар­шы ала. Шул чак­та мин, бу үзем­нең «кай­гы»­ла­рым­ның вак-тө­як ке­нә бу­лу­ын аң­лыйм. Нәр­сә ге­нә бул­са да, өй­дә үзем­нең ярат­кан, та­ту га­и­ләм кө­теп то­ра.


Га­и­лә­дә бул­ган мә­хәб­бәт ул – ро­за чә­чә­ге­дәй хуш, меңь­ел­лык имән ке­бек нык һәм май ае­ның кич­лә­ре ке­бек саф. Ак­ча да, кыйм­мәт­ле, зат­лы ки­ем­нәр дә та­ту га­и­лә­не алыш­тыр­ма­я­чак! Ә хә­зер, кү­зе­гез­не йо­мы­гыз да уй­ла­гыз. Кем иң бе­рен­че бу­лып сез авырт­кан­да яр­дәм­гә ки­лер? Кем сез­нең өчен та­я­ныч бу­лыр? Кем­нәр сез­не кай­гыр­тыр? Кем?! Алар, бил­ге­ле, якын­на­ры­быз...


Бал­тач ра­йо­ны Са­ла­выч Сәр­де­гә­не авы­лы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Гү­зәл Ху­рам­ши­на 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: