Көмеш кыңгырау

Мин бәхетне ничек аңлыйм?

Бәхетне һәркем үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Әлеге темага Лилия Салихова үз фикерләре белән уртаклаша.

“Бәхет кошы кайда яши икән,

Белсәң иде аның серләрен.

Бик аз гына бәхет сорар идем,

Их, аңларга иде телләрен.”

 

Чыннан да, нәрсә соң ул бәхет? Шул бәхетне эзләп кешеләр туган якларын ташлап китәләр, таулар күчерәләр, диңгез, океаннар кичәләр. Шагыйрь, рәссам, язучылар бәхет турында әсәрләр иҗат итәләр, җырчылар берсеннән берсе уздырып кемнеңдер бәхетле яки бәхетле түгеллеге турында җырлар җырлый... Балачактан ук бәхет турында төрле хикәяләр, якиятләр тыңлап усәбез. Исемдә, кечкенә чакта әбием кунакка килгән бәхет турында әкият сөйләгәч, күңелемә безгә дә көннәрдән бер көнне Бәхет килеп керер дә бездә яшәргә калыр төсле тоела иде...

Шулай да нәрсә соң ул Бәхет? Минем уйлавымча бәхет бер билге буенча гына булырга тиеш түгел, һәм бәхет бертөрле генә булмый. Һәм ул кешенең күңел тынычлыгына бәйләнгән. Әлбәттә, әйткәнемчә, һәр кеше үзенчә бәхетле. Шулай да барлык кешеләр өчен хас булган бәхет төрләре бар, минемчә. Мәсәлән сәламәтлек – үзе бик зур бәхет. Тик күпчелек очракларда без авырып киткәч кенә сәләмәт кешенең нинди бәхетле икәнлеген аңлыйбыз. Андый аяныч хәлләргә юлыкмас өчен кешеләр табигать биргән сәламәтлекләрен сакларга, якыннарына игътибарлы булырга тиеш дип уйлыйм, чөнки без җәмгыяттә яшибез һәм әйләнә-тирәдәге кешеләр безнең бәхет тойгысына бик зур йогынты бирә.

Бәхетнең икенче бер төре – ул гаилә бәхете. Якыннарыбыз, туган-тумачаларыбыз, әти-әниебез, балаларыбыз сау-сәламәт, аларның эшләре яхшы барса, бергә-бергә дус яшәгән вакытта шуннан да зур бәхет юктыр кебек. Гомумән алганда, мин бәхетне әйләнә-тирә факторларына бик таләпчән, нәзберек бик матур бер гөл белән чагыштырыр идем. Чөнки кеше бәхетле булыр өчен бик күп шартларны үтәргә тиеш, һәм ул шартларның иң әһәмиятлесе күңел һәм рухи тынычлык. Һәм һәрбер гөл кебек, бәхет тә үзенә игтибар биргәнне көтә. Мәсәлән: якыннарыбыз белән мөнәсәбәтне сакламасак, вак-төяк мәшәкатьләргә бирелеп туганнарыбыз белән күрешеп, сөйләшеп тормасак, без бәхетле була алмыйбыз.

Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Аллага шөкер, мин һәм минем туганнарым сау-сәләмәт. Гаилә бәхете дә мине әйләнеп үтмәгән, гаиләм тулы, балаларым сау-сәламәт, тәүфикълы, укулары яхшы. Янымда минем өчен җан атып торучы тормыш иптәшем бар. Туганнарым белән гел аралашып торабыз, дөнья мәшәкатләрен бергәләп җиңәбез. Танышларым һәм дусларым бик күп, без бер-беребезгә ярдәмгә килергә әзер.

Мин һәр кешегә үзенең бәхет кошын ераклардан эзләп йөрмәскә, туганнар, дуслар белән бергәлектә, үз бәхетен төзергә, сакларга һәм үстерергә теләр идем. Һәм инде иң әһәмиятлесе - гаилә, күңел тынычлыгы.

Дусларым, бәхетле буласыгыз килсә - булыгыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: