Көмеш кыңгырау

Менә шулай яшибез!

Кыш­кы ка­ни­кул­дан соң укыр­га кил­дек. Ул көн­не Са­ра де­жур иде.

Без­нең класс бүл­мә­се бик зур. Буе да, иңе дә ал­ты­шар метр. Дүрт сә­гать укы­ган­нан соң, класс җи­тәк­че­без Фир­да­ния апа кер­де: «У­ку­чы­лар, без хә­зер класс җы­еш­ты­рыр­быз. Ба­ры­гыз да чүп­рәк бе­лән су­лы чи­ләк алы­гыз. Пар­та­лар­ның ас­тын-өс­тен, шкаф, так­та, урын­дык, ишек, тор­ба, тә­рә­зә­ләр­нең эчен-ты­шын сөр­теп һәм юып чы­га­быз. Фә­нис һәм Кә­рим, сез ки­тап­лар­ны пар­та­га ку­еп то­рып, шкаф­ны сөрт­кә­ләр­сез. Алия, син гөл са­выт­ла­рын һәм яф­рак­та­гы ту­зан­нар­ны сөр­тер­сең. Ә Са­ра бү­ген де­жур, так­та­ны һәм идән­не юа­чак», – ди­де дә, чы­гып кит­те.

Әгәр укы­ту­чы­быз без­гә эш ку­шып, үзе ки­тә икән, бул­ды ин­де: без­дә те­атр баш­ла­на. Ме­нә ка­ра­гыз...

Баш­та Кә­рим ки­тап­лар­ны киш­тә­дән алып куй­ды, ә ан­нан соң мин. Мин тот­кан ки­тап­лар әл­лә күб­рәк бул­ды­мы, алар­ны алып кую уңай­сыз бу­ла баш­ла­ды. Са­ра без­гә ка­рап тор­са, сүз­сез кал­ма­я­чак. Са­ра бит ул, без­нең класс­ның пси­хо­ло­гы. Ул бө­тен нәр­сә­гә бәй­лә­нә, кат­на­ша баш­лый. Ме­нә ми­не дә Са­ра ка­рап тор­ган икән:

– И би­ча­ра, шу­ны да кү­тә­рә ал­мый­сың­мы­ни?

Ми­нем бер адым гы­на ба­ра­сы кал­ган иде, ко­е­лып төш­тем. Ку­лым­да­гы ки­тап­ла­рым чә­че­леп кит­те­ләр.

– Мин си­не эс­ки­лет дип күп­тән уй­ла­ган идем ин­де! Кә­ри­мен ка­ра, ул да «Ту­ган тел» ки­та­бын көч­кә кү­тә­реп йө­ри. Юнь­ләп эш­лә­гез әле!

– Рәх­мәт ин­де, кы­зый! Үзең дә йә ка­рап тор­ма, йә са­ес­кан ке­бек та­кыл­да­ма! – дип җа­вап бир­де Кә­рим.

– Мин ба­ры тик Та­һир­га гы­на сүз әйт­мим. Ул әй­бәт эш­ли, – дип үр­тә­де Са­ра.

– Син Та­һир­не – үзең­нең «lover­»ың­ны эш­кә өй­рәт­ми­сең шул, – ди­дем мин.

Та­һир да дәш­ми кал­ма­ды:

– Ни­гә мин Са­ра­ның «lover­»ы бу­лыйм?

 

– Мин тәр­би­я­че­лек­кә ат­тес­та­ци­я­не йөз про­цент­ка үт­тем – эне­кә­шем­не ка­ра­шып үс­тер­дем! Шу­ңа кү­рә сез­не дә өй­рә­тәм, – дип бә­хәс­не дә­вам ит­те Са­ра.

Шун­нан... кит­те ин­де...

– Ну, ярат­мыйм акыл са­ту­ың­ны, – ди­де Кә­рим.

– Аның ка­ра­вы син Али­я­не яра­та­сың!

– Әйе! – дип ни­заг­ка ку­шыл­ды Алия дә. – Са­ра­ның те­ле гел бер ку­ак ин­де!

Нин­ди!?

Ро­за!

Нин­ди ро­за?

Шиң­гән­рәк, лә­кин энә­ле! – дип сүз­гә кы­сыл­дым мин.

Син – Са­ха­ра­да­гы ро­за! – ди­де Кә­рим.

– Са­ха­ра­да үсә­ме­ни ул ро­за? – дип га­җәп­лән­де Са­ра.

Әл­бәт­тә!

– Ни­чек?! – Са­ра тә­мам ар­ган кы­я­фәт­кә кер­гән иде.

Бө­те­не­без дә тук­тап кал­дык. Һәм бер-бе­ре­без­гә ка­ра­шып тор­гач, кө­леп җи­бәр­дек тә, сүз­сез ге­нә та­гын эш­кә ке­реш­тек. Са­ра да җиң сыз­га­нып идән юа баш­ла­ды.

Ме­нә шу­лай кү­ңел­ле ге­нә яшәп ята­быз без.


Ма­ма­дыш ра­йо­ны, Ке­че Кир­мән  авы­лы мәктәбенең 6 сый­ныф укучысы Әмир Фәр­хул­лин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: