Көмеш кыңгырау

Көзге боз көзге түгел - карама да, кермә дә!

Чаллы шәһәре, 3 нче мәктәп укучылары иҗаты

Авылда булды бу хәл. Мин көзге каникулга кайткан идем. Иртән йокыларны туйдырдык та апам һәм сеңелем белән урамга чыгып киттек. Көн бик суыткан, кичәге җыелып торган күлләвекләрнең өстен боз каплаган. Без сак кына аларның өсләренә басып карадык, ватылмый.

Бик яхшы, димәк, безне күтәрә. Без, өчәүләп, шатлана-шатлана, шул кечкенә шугалакларда шуып уйный башладык. Салкын һавадан йөзләребез алсуланды, кәефләр яхшы, шырык-шырык көлешәбез.

Бераздан бу кечкенә шугалаклар туйдырды, юл уртасындагы зур шугалакта шуып карыйсы килә башлады.

“Әйдә тикшерәбез, ныгытып катты микән әле?”- дибез. Апабыз юл читеннән зур таяк табып алып килде дә, шуңа таянып, боз өстенә кереп китте. Дүрт-биш адым атлагандырмы-юкмы, боз чытырдап ярыла башлады. Шул арада ярыклардан су саркып чыга башлады. Апа чыгарга дип бераз селкенгән иде, ике аягы белән дә сазлы суга кереп чумды. Без куркып калдык. Ярый әле апаның кулында таяк бар иде. Ул шул таякны безгә сузды. Без, таякның бер очыннан эләктереп, апабызга чыгарга ярдәм иттек. Аның көзге итекләре эченә салкын су тулган иде, үзе чак еламый. Тизрәк өйгә кереп, җылы оекбашлар кигерттек үзенә. Әле ярый чирләмәде.

Башка көннәрдә без ул зур шугалакка якын да килмәдек. Әбиебез юкка гына “Көзге боз көзге түгел - карама да, кермә дә!”- дип әйтмидер инде. Олылыр күпне беләләр бит.

Чаллы шәһәренең 3нче мәктәбе укучысы Хафизова Гөлшат, 7 а сыйныфы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: