Көмеш кыңгырау

Кышны кем яратмый?

Сез дә тирә-ягыгыздагы кышкы матурлыкны, дөньяны күзәтергә яратасызмы ул? Рузилә кебек. Мөслим гимназиясенең 4нче сыйныф укучысы Рузилә Садриеваның язмаларын укыгыз әле, дуслар. Үзегез дә языгыз, яме?!

Кышны кем яратмый....

Кышны кемнәр яратмый икән? Минем кебек кызлар һәм малайлар, һичшиксез, ярата торгандыр. Чөнки кыш көне бик рәхәт. Беренчедән, Тылсымчы-Кыш бөтен җирне ап-ак кар белән каплый. Икенчедән ул кар өстеннән нәрсәдә телисең, шуның белән шуып була. Хәтта куртка  итәгенә  утырып та,  чажлап таудан шуарга мөмкин. Курткаң гына чыдасын! Сүз дә юк, кыш көне салкын. Суык бабай битләрне өшетә, борыннарны чеметә, кулларны туңдыра. Ләкин мин барыбер кышны яратам!!!

 

Мөслимемне сагындым

Быел без гаиләбез белән Кара диңгез буена ял итәргә бардык. Диңгез буена килеп җиткәч, мин үземдә әллә нинди бер рәхәтлек тойдым. Ниндидер бер җылы, ләкин җиңел һава агымы битләрне иркәли. Диңгездәге дулкыннарның тавышы колакларны назлый. Диңгез буендагы җил дә бездәгечә түгел, башкачарак.

Без бу рәхәтлектә 10 көнләп яшәдек. Ләкин күңел туган якны, туган авылны сагына. Без дә ашкына-ашкына Мөслимебезгә кайтып киттек.

Балыкчы

Кышкы каникуллар бик күңелле узды. Көн буена чанада шуасың, урамда йөрисең, әни-әтигә булышасың. Өйдә дә: «Дәресеңне кара, китапларыңны җый!» – диюче юк. Җитмәсә, йокың туйганчы рәхәтләнеп йоклыйсың. Ә беркөнне мин, беләсезме, төшемдә җәйне күрдем. Вәрәшбашка Энҗе әбиләремә кунакка кайтканмын икән. Анда сыерлар мөгри, казлар каңгылдый. Ә без Тимур бабам белән балыкка киттек. Шундый күп итеп балык тоттык. Әбием аларны кыздырып ашатты. Әле әти белән әниемә, ике сеңелемә дә калдырдык. Шулчак: «Кызчыгым, тор инде, балык ашарга!» – дигән тавышка уянып китсәм, каршымда әни басып тора. Мин аны бик яратам, сикереп тордым да, кочаклап алып, төшемне сөйләргә тотындым.

Садриева Рузилә, Мөслим гимназиясенең 4б сыйныфы укучысы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: