Көмеш кыңгырау

Көннәр көз куенына ашыга

Иртә. Әкренләп кенә кояш артыннан гүзәл табигать уяна.

Нурларга сөенешә-сөенешә, кояш җылысына иркәләнеп, чәчәкләр, үләннәр, барлык җан ияләре баш калкыта. Күрәсеңме, алар да кояш җылысын сөяләр. Ә моңлы сандугачларны ишетәсеңме? Ерак таллыктагы күкене күр син!

– Кәк-күк! Кәк-күк!

Аннан:

«Күке миңа ничә яшь?» – дип, син дә сорыйсыңмы? Сорыйсың, әлбәттә.

Төш вакыты җитә. Көннең иң кызу чагы. Кояш әле болытларга чумып югала, әле тагын килеп чыга да елмая. Йөзә, әйтерсең лә, минем белән качышлы уйный.

Кич җиткәч, ике тәгәрмәчле дустыма утырып, кыр буйлап йөрергә яратам. Кояш батуын, кызу көннең азагына якынлашуын күзәтәм. Үзе бер сихрилек! Әле генә күктә җемелдәгән кояш каядыр еракка, офыклар артына кереп югала. Шунысы кызык, кайда яши икән соң ул кояш?

Август ахыры. Бүген көн әллә ни эссе дә түгел, ярыйсы гына. Быел мондый көннәр шактый булды. Болытлар моңсу гына тирбәлешәләр, әллә елыйлар да инде. Кайчак салкын җилләр исеп китә. Мөгаен, безгә көз якынлашуын хәбәр итәдер. Икенче көнгә ишеп яңгыр ява. Урамнан гөрләвекләр ага, бер җан иясе дә күренми. Моны начар һава торышы димәс идем, чөнки табигатьнең тискәре яклары юк! Нинди генә һава торышы булса да, без аны тыныч кына кабул итәргә тиештер. Бары тик һәр мизгелне тоя белергә, яшәү матурлыгына сокланырга кирәк...

Алсу Динмөхәммәтова, 8нче сыйныф.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: