Көмеш кыңгырау

Керпеләр

Ялкау керпе малайлары белән ни булганын беләсегез киләме сезнең? Укыгыз, яме.

Урманда керпеләр күп булган. Алар арасында керпе – Энҗекәй белән керпе – Батырның өч улы яшәгән. Әти-әниләре балаларын дус булырга, бергә уйнарга, олыларга ярдәм итәргә өйрәткәннәр. Алар һәр кушкан эшне бергә эшләргә тиеш булганнар. Ике өлкән малай ялкаурак һәм хәйләкәррәк булган, ә кече керпе малае бик эшчән икән.

Беркөнне әтиләре балаларнына су ташырга кушкан. Үзе шул вакытта утын ярган.

- Хәзер әтием мин суга узем барам, - дигән кече малай. Чиләк алган да чишмәгә чапкан.

Ә зурлары иркәләнеп:

- Безнең хәлебез юк, авырыйбыз. Бераз ятып торыйк әле, - дигәннәр.

- Кереп ятып торыгыз, - дигән әниләре аларны җәлләп.

Әти – әниләре олы малайларына ышанганнар. Шулай итеп, өйдә көндәлек эшләре калмагач, олы керпе малайлары дуслары белән аланга уйнарга чыгып киткәннәр. Башка керпе балалары белән рәхәтләнеп уйнап, чабып йөргәннәр.

Бервакыт боларны кече малай керпе куреп:

- Абыйлар, нишлисез сез, кайда йөрисез? – дип сораган.

– Хәлебез яхшырды да, әзрәк уйнап алырга булдык диләр икән.

Энесе боларның хәйләсен сизеп ала да болай ди:

- Әйдә, алай булгач, әнигә булышыйк инде. Олы абый, син идән себерә тор, ә кече абый, син тузан сөртерсең, ди икән.

Керпе малайлар тагын авыруга сабышканнар.

– Тагын хәлебез бетте, үзең генә эшлә инде, – дигәннәр дә, бүлмәләренә кереп киткәннәр.

– Әтием, әнием безгә ярдәм итегез, тамагыбыз шеште, башыбыз авырта, диләр.

Көннәр үткән, кече малай, гадәттәгечә,  әти-әнисенә булышкан. Олы абыйлары төрле сәбәпләр тапканнар.

Шулай бервакыт олы абыйларының «оят» дигән нәрсәләре ирек бирми башлаган. Дөресен генә сөйләргә сүз бирешкәннәр. Ләкин нәрсә генә сөйләсәләр дә әти-әнисе дә, кече малай керпе дә ышанмыйлар, ди. – Кадерлеләребез, апаебыз, әти – әниебез, зинһар өчен безне тыңлагыз инде дип ялваралар, – ди.

Ике керпе малаена шулкадәр кыен булган.

Алар үзләре сизмәстән , дуслашып киткәннәр, хәтта алдагы көннәрдәге кыенлыкларны да онытканнар. Барлык эшләрне дә бергәләп эшлиләр, ди.

Менә шулай, дусларым. Бер тапкыр алдашып, дөресен сөйләсәгез дә ышанмаска мөмкиннәр.

 

Мөслим районы Октябрь башлангыч мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Мансур Нәбиуллин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: