Көмеш кыңгырау

Җиргә ятып тыңлаганда, ишетәм яңа җырлар...

Нигәдер шул кадәр серле, Урман, кырлар, болыннар. Җиргә ятып тыңлаганда, Ишетәм яңа җырлар...

Балачакларыма кайтам

Балачакларыма кайтам,

Кайтам әле мин бүген.

Офыклардан күтәрелә,

Кояш иңләп ил күген.

 

Якты нурлар иркәлиләр,

Чык төшкән үләннәрне.

Болын чәчәкләре барлый,

Үзләре күргәннәрне.

 

Күзәтәмен хискә чумып,

Болыным чәчәкләрен.

Таҗларын-таҗга терәшеп,

Серләр уртаклашканын.

 

Нигәдер шул кадәр серле,

Урман, кырлар, болыннар.

Җиргә ятып тыңлаганда,

Ишетәм яңа җырлар...

 

Урман шаулап ала кайчак,

Тын тору ялкытадыр.

Усак, каен яфракларын,

Йокыдан уятадыр.

 

Болын печәннәрен сыйпап,

Талгын җил исеп үтә.

Болын буйлап бер-бер артлы,

Дулкыннар йөгерешә.

 

Чыклы печән арасыннан,

Килә йөгереп китәсем.

Каршы аласылар иде,

Балачакның иртәсен.

 

Тургай моңы күкләрдә

Тургайларның җыры көндезләрен,

Тибрәтә күкнең дулкыннарын.

Бәлки алар хисле моңы белән,

Сәламлиләр тәүге эш көннәрен.

 

Күпме күзәтәмен аяз күкне,

Тургайларның дәртле җырын тыңлап.

Басу өсләрендә талпыналар

Үзәкләргә үтәр җырны җырлап.

 

Игенченең һәрчак күңел күзе

Басуларда үскән игеннәрдә.

Иген басулары көчен сизә,

Дәртле моңны салып күңелләргә.

 

Тынмасын тургайлар, очсыннар

Уятып йоклаган җаннарны.

Җырлары тынмасын һичкайчан

Дәвамлы булсыннар моңнары.

 

Алтын көз

Көз-көзкәем, алтын көзем,

Килеп җиткәнсең икән.

Сизми дә калганмын үзем,

Мин сине күптән көтәм.

 

Яфракларның төрле төскә,

Буялганнары якын.

Алтын нурлар чәчеп тора,

Әйтерсең назлы ялкын.

 

Лепелдәшеп ала җилдә,

Һәр агач яфраклары.

Табигатьнең буяулары,

Алсу, кызыл, сап-сары.

 

Көзге көндә яфракларның,

Гомерләре бик кыска.

Үзләре дә сизми кала

Бөтерелеп җиргә төшә.

 

Аллы-гөлле яфраклардан

Җиргә юрган ябыла.

Урман юлыннан барганда

Күңелгә нур агыла.

 

Көзге урман, саф һавада

Йөрүләре ни тора.

Төнгә сихәт, җанга рәхәт,

Алтын көз шундый була!

Рафис Хәбибуллин, Мөслим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: