Көмеш кыңгырау

Сыер белән кәҗә

Бо­рын-бо­рын за­ман­да яшә­гән, ди, бул­ган, ди, әби бе­лән ба­бай. Алар­ның бул­ган, ди, бер сы­ер бе­лән бер кә­җә­лә­ре. Алар­га пе­чән аша­тып, сөт­лә­рен көн дә са­вып тор­ган­нар. Мал­кай­лар үза­ра дус һәм та­ту яшә­гән­нәр. Бер­көн­не алар­ны ба­бай бо­лын­лык­ка саф һа­ва­га алып чык­кан һәм ерак­ка кит­мә­гез дип кал­ды­рып кай­тып кит­кән.

Сы­ер бе­лән кә­җә сөй­лә­шә-сөй­лә­шә тәм­ләп ашар­га ке­реш­кән­нәр. Сы­ер әй­тә икән: «Бу җир­дә үлән тәм­ле­рәк», – дип. Кә­җә исә: «Юк, мин аша­га­ны тәм­ле­рәк, чә­чә­ге дә күб­рәк, дип. Сы­ер әй­тә икән: «Ме­нә кайт­кач ка­рар­быз, кем­нең сө­те тәм­ле­рәк бу­лыр икән», – дип. Шу­лай кич­кә ка­дәр алар бер-бер­се­нә ачу­ла­нып, ае­рым ашап йөр­гән­нәр. Кайт­кач, тү­зем­сез­лек бе­лән әби­нең сөт са­вар­га чык­ка­нын көт­кән­нәр. Һәм әби­дән со­рый­лар икән: «Ә­бе­кәй, кай­сы­быз­ның сө­те тәм­ле­рәк, шу­ны әйт­че». Кар­чык алар­га наз­лы сүз­лә­рен кыз­ган­мый­ча бо­лай ди­гән: «И-ии, мал­кай­ла­ры­быз, ту­ен­ды­ру­чы­ла­ры­быз. Ике­гез­не­ке дә бик тәм­ле, рәх­мәт сез­гә». Тик кә­җә мо­ңа сө­ен­мә­гән: «Ни­чек ин­де, мин гел чә­чәк ке­нә аша­дым, ми­не­ке тәм­ле­рәк бу­лыр­га ти­еш иде», – дип әби­гә үп­кә­лә­гән. Шун­нан соң кә­җә сы­ер бе­лән йөр­ми баш­ла­ган. Сө­тен тәм­ле итәр өчен ул әле дә бул­са ке­ше бак­ча­ла­ры­на кер­гә­ли икән.

Кә­рим ИМИ­НОВ, Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­ны, Кү­гәр­чен ур­та мәк­тә­бе, 5нче сый­ныф.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: