Көмеш кыңгырау

Бура

-Синдә-синдә-синдә!

-Син дөрес уйнамыйсың! Гел миндә! Алдакчы! – Зөлфия, абыйсына үпкәләп, су буена төшеп китте.

-Зөлфия! Ярар инде, ачуланма! Олы абыйларга ачуланмыйлар.

Таһир хәзер үзен инде олы кешеләр санына кертә. Аңа бит иртәгә унике яшь тула. Әнисе аның барлык дусларын чәй эчергә чакырачак. Зөлфия – Таһирның сеңлесе. Аңа әле бары тик сигез яшь. Әниләре эштә булганда алар тышта уйнарга ярата. Күрше Нәсимә апалары аларны бик тәмле итеп чәй белән сыйлый.

Малай сеңлесе артыннан атлады. Елга тирән булмаса да, баткык. Нәрсә булмас.

-Зөлфия! Зөлфия! Булды инде, ачуланма, чык! Кая син?

Таһир елганың аргы ягына чыгып китте. Анда, тау башында, Газинур абыйларның яңа килеш искергән мунча буралары бар. Авыл балалары күмәкләшеп су буенда бәбкә саклаганда үзләре белән кыяр, помидор, икмәк, тоз, йомырка алып төшә дә, шул бурага кереп ашый. Шунда кереп утыргандыр әле теге кызый, дип, уйлана-уйлана, шул якка атлады.

Таһир бура тишегенә башын тыкты да:

-Зөлфия! Син мондамы? – дип эндәште.

-Чү! Шаулама! – Зөлфия янында кемдер бар иде.

-Әтиемме әлле?

-Күрмисеңмени? Әйдә, уятабыз да өйгә алып кайтабыз. Әни кайгыра ич, ике көн өйгә кайтмады бит!

Зөлфия, әтисе янына килеп, әкерен генә аның колагына пышылдады:

-Әтие-е-ем. Әтие-е-ем. Бу – мин, Зөлфия кызың. Ишетәсеңме?

-Кызым? Син монда нишләп йөрисең? – олы гәүдә кеше әкерен генә кузгалгандай итте.

-Әтием, без уйнарга төшкән идек. Шуннан сине күрдек. Тор әйдә, әтием. – Зөлфиянең кечкенә куллары әтисенә үрелде.

-Җә-җә, кызым. Тимә миңа. Мин монда гына ятып торам, кичтән кайтырмын, яме? Абыең кайда?

-Таһир әнә тегендә басып тора. – Зөлфия, башын күтәреп, бура тишегенә карады. Ләкин Таһир күренмәде. – Хәзер, ул тышкы якта.

-Таһир! Таһир! Хәзер әтием! Хәзер мин аны чакырам, яме?

Кызчык, бурадан чыгу белән, Таһирны күрде дә аны шелтәли башлады:

-Таһир дим! Син монда нишләп торасың? Мин үзем генә күтәреп алып кайта алмыйм бит инде әтине! Булыш миңа!

-Зөлфия, тимик без аңа...

-Ник?

-Зөлфия! Ник аңламыйсың? Аның өйдән ни сәбәпле чыгып киткәне исеңдә түгелмени?

-Их, Таһир! Яланда калдырып китмәбез бит инде аны! Әтиебез бит ул безнең...

-Әнинең бите дә төзәлеп бетмәде ич!...

-Аңлыйм, Таһир...Ләкин... әти бит ул... - Кызчык абыйсын кочаклап кулыннан тотты да, бура эчена алып кереп китте.

Рузанна Кашапованың «Бура» хикәясеннән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: